Википедия бәхәсе:Тавыш бирү:Татар Википедиясе конвертеры

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тавыш бирү:Татар Википедиясе конвертеры latin yazuında])

Фәрһад, хәерле кич, конвертер куллану бик яхшы булачак, берничә сорау туды: 1) ни өчен тавыш бирү ноябрьдә генә башланачак? 2) тавыш бирү ризалык файдасына узган очракта конвертерны кулланышка кертү белән кем шөгыльләнәчәк? 3) Әлеге конвертер, аңлавымча мәкаләне берәр имләдә уку өчен генә булачакмы, калган Викилардагы кебек? Казакълар кириллча гына яза, кырым татарлары латинча гына һ.б., аларда бер үк мәкаләне конвертер аша үзгәртеп булмый--Ilnur efende (бәхәс) 26 сен 2020, 19:08 (UTC)[җавап бирергә]

Ilnur efende, Көнен үзгәрттем. Төзәтү ягы шулай: сүзләп, абзацлап, җөмләләп төзәтү мөмкин. Иң яхшысы кириллда язылганын шунсы ук белән төзәтү, ә латинда язылганын латин белән. Qdinar шөгыльләнәчәк--Фәрһад (бәхәс) 26 сен 2020, 19:24 (UTC)[җавап бирергә]
Фәрһад, хәерле төн. Цитата: «Әлеге конвертер озак еллар көн уртасында торган латин-кирилл игезәкләре проблемасын хәл итәргә дә юл ачачак». «Көн уртасында торган» латин-кирилл игезәкләре проблемасы дип нәрсәне исәплисез һәм конвертер аны ничегрәк хәл итәр икән? Язганда Баш (юл) хәрефләрен, тыныш билгеләрен һич признавайт итми торган «дустыгызга» ышаныч йөз процентмы ))--Әмир (бәхәс) 26 сен 2020, 19:56 (UTC)[җавап бирергә]
әйе, әлегә йөз. көләм. Бу бит програмчылык теле, анда башка кануннар хәл итә. --Фәрһад (бәхәс) 26 сен 2020, 20:04 (UTC)[җавап бирергә]
Илнур әфәнде безгә берничә ай элек искә төшергән игезәкләр проблемасы, мәсәлән, минемчә.--Фәрһад (бәхәс) 26 сен 2020, 20:06 (UTC)[җавап бирергә]
Фәрһад, дустыбыз бу хакта беләме һәм ризамы?) Сез аның белән элемтәдәме? Конвертер татарча Википедияне төрле имләләрдә укырга мөмкинлек бирәчәк, кагыйдәләр, ярдәм битләре белән танышу өчен, мәгълүмат алу өчен бик яхшы әйбер, мәкаләләрне ике имләдә дә ясарга ирек бирү игезәкләр проблемасын да чишәчәк.--Ilnur efende (бәхәс) 26 сен 2020, 20:12 (UTC)[җавап бирергә]
Ilnur efende, «мәкаләләрне ике имләдә дә ясарга ирек бирү» → моңарчы да мәкаләләрне ике имләдә ясарга ирек бар иде, дип беләм. Ясыйлар да иде. Әллә монда сүз бер мәкалә эчендә ике имлә куллануны рөхсәт итү турындамы, алай язу ни бирә.--Әмир (бәхәс) 26 сен 2020, 20:26 (UTC)[җавап бирергә]
Әйе, Ilnur efende, кичә бергә бу хакта озын-озак сөйләштек. Нәтиҗәдә татвикида сораштыруны башлап җибәрдем. Фәрһад (бәхәс) 27 сен 2020, 04:04 (UTC)[җавап бирергә]
әйе, бер мәкалә эчендә ике имлә кулланырга була. почти һәрбер аерым сүз аерым имлә белән языла ала. почти һәр сүз аерым, мөстәкыйль эшкәртелә, моннан берничә генә искәрмә бар. әмма төгәлен хәзер оныттым инде. менә хәзер кодны ачып карадым әле. "б.э.к.", "б. э. к.", "Г. Камал" очракларында гына янәшә торган сүзләр бергә эшкәртелә дип уйлыйм. калган очракларда һәр аерым сүз мөстәкыйль. парлы сүзләр (сызык аша языла торган) дә аерым эшкәртелә. ("Кот-д" очрагында гына сызык аша торган өлешләр бергә эшкәртелә). бу ни бирә? бу әллә ни күп нәрсә бирми. бу күбрәк "төрле имләләрдә укырга мөмкинлек бирәчәк" дигән өлешен ясаганда автоматик рәвештә килеп чыккан бер үзенчәлек. хәзерге вакытта латинча язганны гына латинча укып була. кирилчаны кирилча гына. бу исә автоматик әйләндерә. мәкалә катнаш булса, әйләндергәч тулысынча латин яки тулысынча кирилга әйләнә. ну андый катнаш мәкаләләр рөхсәт ителмәстер инде ул. әмма бәхәсләрдә алар бар бит. -{}- коды эченә алынган текстны әйләндерми. әгәр катнаш мәкаләләр рөхсәт ителсә иде, бу латинча мәкаләне кирилча төзәтергә теләүче төзәтә ала дигән сүз булыр иде. ләкин kitap дигәнне kitapка дип төзәтү нежелательно, китапка дип "сүз"не тулысынча бер алфавит белән язарга кирәк. --QDinar (бәхәс) 26 сен 2020, 20:56 (UTC)[җавап бирергә]
Әмир әфәнде, хәзерге вакытта бер үк темага ике төрле имләдә мәкалә язу тоелган бит, мәсәлән Port мәкаләсе була торып Порт мәкаләсен ясау тоелган, кириллча язучы кулланучыларның мәкаләгә яңа мәгълүмәт кертү мөмкинлеге юк.--Ilnur efende (бәхәс) 26 сен 2020, 20:51 (UTC)[җавап бирергә]
Әллә Татвикидә «революция ясарга» җыенамы конвертер, дип уйлаган идем)). Ilnur efende, игътибар итегез әле, сез бу сүзне еш кулланасыз: тыела - «запрещается», тоела - «кажется, чувствуется».--Әмир (бәхәс) 27 сен 2020, 20:53 (UTC)[җавап бирергә]

мисал өчен, интерфейсын һәм гомуми эшләү тәртибен аңлау өчен, конвертерлы википедия[вики-текстны үзгәртү]

kk.wikipedia.org/wiki/Басты_бет битен ачып карагыз. мәкалә өстендә сулда язылган: Басты бет Талқылау disable. менә шул disable ны үзгәртеп алфавитны үзгәртеп була. disable булса - оригинал, катнаш булса катнаш булып кала. мин шушы казак кодыннан кодның төпчеген алып ясадым. башка телле википедияләрдә дә бу код шулай ук эшли дип беләм. ягъни, оригиналы күрсәтелә. белә идем, әмма тагын тикшереп карадым әле: алфавитны латинга күчергәч, ссылка буенча күчкәч, ул тагын кириллица, оригинал булып ачыла, аны тагын латинга күчерәсе. миңа шәхсән шулай булуы ошый да. укучы оригиналын да күреп алсын инде. бәлки моны башкача да программалаштырып буладыр, мөмкиндер, теләсәгез. ягъни мәсәлән, латинга күчергәч, сылтамалар сразу латинга юнәлтә торган итеп буладыр. ә бәлки булмыйдыр, бу викимедианың политикасыдыр. --QDinar (бәхәс) 26 сен 2020, 21:20 (UTC)[җавап бирергә]

"disable" дип инглизчә язылган булуы бәлки хата гынадыр. (безнекендә дә шулай була дигән сүз түгел әле). куеп эшләтеп караганым бар, ничек булганын хәтерләмим. по-любому ниндидер хата инде ул... анысы булса да бик куркыныч түгел дип уйлыйм... алла бирса, вакытлыча... --QDinar (бәхәс) 26 сен 2020, 21:26 (UTC)[җавап бирергә]
тавыш бирүнең төп битеннән үзбәк, таҗик, кырым татар википедияләрен ачып карадым, аларда "дисабле" димәгән икән. таҗикныкында ул бөтенләй юк, сразу "кирилл" тора, менюсын ачкач та ул юк, латин белән кирилл гына, ә калганнарында "дисабле" урынына "латин/кирилл" дип язылган. --QDinar (бәхәс) 7 окт 2020, 10:57 (UTC)[җавап бирергә]
Укыдым, әйе, яхшы.--Фәрһад (бәхәс) 7 окт 2020, 19:06 (UTC)[җавап бирергә]

бу тавыш бирүнең мөһимлеге[вики-текстны үзгәртү]

"Gerrit/Commit message guidelines" битендә әйтелгән:

When writing the body text, think about the following questions:

  • Why should this change should be made? What is wrong with the current code?
  • Why should it be changed in this way? Are there other ways?

гуглның татарчага тәрҗемәсен мин төзәткән текст:

Төп текстын язганда, түбәндәге сораулар турында уйлагыз:

  • Ни өчен бу үзгәреш кертелергә тиеш? Хәзерге кодның нинди хатасы бар?
  • Нигә аны шулай үзгәртергә кирәк? Башка юллар бармы?

монда сүз commit message язу турында. хәзерге вакытта медиавикига өстәргә әзерләнгән конвертер коды тулысынча бер commit (коммит) эченә сыя, гит системасында коммит ул кертем, бер үзгәреш дигән сүз. (әмма медиавикины ясаучылар гитка өстәп геррит системасы куллана, һәм чынлыкта аның эчендә һәр коммит берничә үзгәрештән тора, мин ясаган конвертерның да тарихында ике йөздән артык үзгәреш). викисүзлектән караганда, commit - "(transitive, computing) To make a set of changes permanent." - үзгәрешләрне даими саклауга кертеп кую. message - хәбәр - шул коммитның тасвирламасы.

мин уйлыйм, медиавики движогы һәм викимедиа (википедия) идарәчеләре татар телендә конвертер булырга тиешме, юкмы икәнен каян белә ала? аларга сылтама белән дәлилләп күрсәтергә кирәк. ул сылтама буенча татар википедиячеләренең тавышлары күренергә тиеш.

википедия бәхәсләрендә конвертер турында сөйләшүләр булган, әмма чалт итеп конвертер кирәк икәне күренеп торган тавыш бирү күргәнем юк.

әле генә әле "конвертер" дип бәхәсләрдән эзләп карарга башма килде, һәм менә нәрсә мин таптым: [1] . карап чыктым. кайбер кулланучыларның конвертер ясау идеясын хуплаулары күренә. әмма тавыш бирү күрмәдем.

--QDinar (бәхәс) 27 сен 2020, 10:03 (UTC)[җавап бирергә]