Вики Холланд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вики Холланд latin yazuında])
Вики Холланд
Туган 12 гыйнвар 1986(1986-01-12) (38 яшь)
Глостер, Англия, Бөекбритания
Ватандашлыгы  Бөекбритания
Әлма-матер Лафборо университеты[d] һәм Newent Community School[d]
Һөнәре териятлит
Спорт такымы әгъзасы Poissy Triathlon[d]

 Вики Холланд Викиҗыентыкта

Вики Холланд (ингл. Vicky Holland; 12 гыйнвар 1986, Глостер, Көньяк-Көнбатыш Англия) — британ триатлончысы, Олимпия уеннарының бронза призеры, катнаш командада икеләтә дөнья чемпионы, 2018 елда Дөнья сериясе чемпионы.

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вики Холланд 1986 елның 12 гыйнварында Глостер шәһәрендә туган[1].

2012 ел мәглүмәтләре буенча, спортчының буе 168 см, авырлыгы 59 кг[1]. Вики Холландның тренеры Смит Даррен була.

Мәктәптә укыган чагында Холланд милли кимәлдә йөзүче була, аннары 1500 метрга йүгереп, җиңел атлетикага күчә[2]. Ул триатлонда Британия триатлон федерациясе кушуы буенча Лафборо Университетының икенче курсында гына күнекмәләр ала башлый.

2010 елда дөнья Кубогында Холланд гомуми зачетта сигезенче урын били, һәм World Class Performance программасы чикләрендә Британия милли лотереясында катнашу өчен ихтыяр ала.

Сан-Диегода 2012 елның маенда дөнья Кубогы этабында Холланд бишенче урынны били, ә алтынны биредә Хелен Дженкинс яулый[3]. Соңрак шул ук айда Мадридта турнирда Холланд җиденче урынны яулый[4].

Холланд дөнья Кубогы этапларында ватандашы Лиз Блатчфордны куып үтә һәм Лондонда Олимпиада-2012 катнашу өчен Бөекбританиянең җыелма командасы составына керә. Викидан тыш хатын-кыз триатлонында Бөек Британиядан Хелен Дженкинс һәм Люси Холл чыгыш ясый[5].

Олимпия триатлоны Гайд-паркта үтә, ә йөзү — Серпентинда була. Велосипедта ярыш дүрт әйләнештән тора, аларның берсе патшабикә Елизавета капкасы тирәсеннән башлана, Веллингтон аркасы аша үтә, ары Констит-хилл буйлап бара Букингем сараен әйләнеп үтә, шуннан соң спортчылар кире юнәлешкә борыла[6]. Холланд дистанцияне ике сәгать, ике минут һәм 55 секундта үтеп, 26 нчы урынны били[7].

Холланд 2014 елда Дуслык Уеннарында агалы-энеле Бранли һәм Джоди Стимпсоннар белән бергә катнаш командалы эстафетада алтын ала[8].

2015 елның апрелендә Кейптаунда Дөнья сериясендә этапта Холланд үзенең беренче җиңүен яулый[9]. Моннан соң Эдмонтонда Дөнья сериясендә икенче җиңү яулый[10] һәм Чикагода финалда өченче урынны били[11]. Бу аңа рейтингта күтәрелергә һәм Рио-2016 катнашу өчен Бөек Британиянең олимпия җыелмасына эләгергә мөмкинлектән бирә[12].

2018 елда үз карьерасында икенче тапкыр Эдмонтонда этапта җиңүче була[10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Vicky Holland: Team GB.
  2. Vicky Holland - Team GB. The Telegraph online. әлеге чыганактан 2016-10-11 архивланды. 2021-05-02 тикшерелгән.
  3. GB's Jonny Brownlee and Helen Jenkins win in San Diego, BBC Sport (13 May 2012). 13 июль 2012 тикшерелде.
  4. Vicky Holland and Liz Blatchford face anxious London 2012 wait, BBC Sport (26 May 2012). 13 июль 2012 тикшерелде.
  5. Williams. London 2012: British Olympic triathlon team revealed, BBC Sport (9 June 2011). 13 июль 2012 тикшерелде.
  6. London Olympic events approved for Hyde Park Serpentine, BBC Sport (13 July 2012). 11 май 2011 тикшерелде.
  7. Olympics-Gold medal results for the women's triathlon, Reuters (4 August 2012). 13 март 2021 тикшерелде. 2015 елның 24 сентябрь көнендә архивланган.
  8. Glasgow 2014: England power to triathlon team relay success.
  9. World Triathlon Series: Vicky Holland records first win.
  10. 10,0 10,1 JONES: Vicky Hollands wins her second Edmonton Triathlon.
  11. Best of 2015: Vicky Holland's first WTS win.
  12. Американка Гвен Йоргенсен завоевала золото Олимпиады в соревнованиях по триатлону.