Вәкил Хаҗин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәкил Хаҗин latin yazuında])
Вәкил Хаҗин
Туган 11 июль 1946(1946-07-11) (77 яшь)
Бирдегол, Инзерский сельсовет[d], Белорет районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре филолог
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты, Башкорт дәүләт университеты һәм Көньяк Урал дәүләт һуманитар-педагогия университеты
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Хаҗин Вәкил Исмәгыйль улы (11 июль 1946 ел) — педагог-методист, филолог, югары мәктәп укытучысы. Педагогия фәннәре кандидаты (1989), Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2006), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1982), Россия Федерациясенең почётлы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәкил Исмәгыйль улы Хаҗин 1946 елның 11 июлендә БАССРның Белорет районы Бирдегол авылында туган.

1970 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Һөнәре буенча филолог. Хезмәт юлын шушы ук елда БАССРның Мәләвез районы Арыслан мәктәбендә башлый, яшь белгеч директор урынбасары итеп тәгаенләнә.

1972 елда Милли мәктәпләр гыйльми-тикшеренү институтының Башкортстан филиалында эш башлый.

1978-1982 елларда Башкортстан укытучылар камилләштерү институтында — башта башлангыч класслар кабинеты, 1979 елдан туган телләр кабинеты мөдире булып эшли.

1982 елдан Башкорт дәүләт педагогия институтында укыта, 1985-1988 елларда филология факультеты деканы урынбасары була. 1992 елда Сибай филиалының директоры итеп тәгаенләнә.

1994 елдан Чиләбе дәүләт педагогия университетында эшли. 2000-2011 елларда БДУның Сибай институтында директорның укыту буенча директор урынбасары вазыйфасында, бер үк вакытта 2005 елдан башкорт теле кафедрасы мөдире була.

Фәнни тикшеренүләре рус мәктәпләрендә башкорт телен укыту методикасына, ана теле һәм әдәбиятын укыту методлары, дәрестә укучыларның темалар үзләштерү, аларны кызыксындыру алымнарына багышланган. 60 тан артык гыйльми хезмәтләр авторы[1]. Еш кына башкорт теле укытучылары белән очраша, тәҗрибәсе белән уртаклаша, аның катнашлыгындагы семинарлар җанлы, файдалы үтә[2]. Вәкил Исмәгыйль улы Хаҗинның республика матбугатында бик күп мәкаләләре дөнья күрде. Башкорт халык педагогикасына, фольклорына бик зур игътибар юнәлтә, сакчыл караш таләп итә[3].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хажин Вакил Исмагилович

Известный педагог, автора учебников, кандидат педагогических наук Хажин Вакиль Исмагилович встретился с учителями башкирского языка и литературы

«Сибай» — башкорт халык җыры турында Вәкил Хаҗин

Туган телдә дөрес сөйләшәек

Уфа шәһәрендә туган тел укытучыларының түгәрәк өстәле үтте

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]