Вәсилә Янбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәсилә Янбаева latin yazuında])
(Вәсилә Яңыбаева битеннән юнәлтелде)
Вәсилә Янбаева
Туган 1 август 1962(1962-08-01) (61 яшь)
Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: Биология фәннәре кандидаты

Янбаева Вәсилә Әхәт кызы (1 август 1962 ел) — галим-биолог, хуҗалык эшлеклесе. 2002 елдан Башкорт дәүләт тыюлыгы директоры. Биология фәннәре кандидаты (2002).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәсилә Әхәт кызы Янбаева 1962 елның 1 августында Башкорт АССРның Бөрҗән районы Саргая авылында туган.

1979 елда Белорет районының Кагы урта мәктәбен тәмамлый. Бер ел Бөрҗән районы Әбделмәмбәт урта мәктәбендә пионервожатый, тагын бер ел туган авылы Саргаяда төрле вазифаларда эшләп ала. Аннары Уфа каласындагы Башкорт дәүләт университетының биология факультетына укырга керә, 1987 елда аны уңышлы тәмамлый[1].

1987-1989 елларда Башкорт дәүләт тыюлыгында гыйльми хезмәткәр була. Бөрҗән районына караган Макаров кордонында яши һәм эшли. Шушы ук елларда читтән торып аспирантурада укый, гыйльми тикшеренүләр белән шөгыльләнә башлый.

2000 елда тыюлык директорының урынбасары итеп билгеләнә.

2002 елда Новосибирск шәһәрендә «Көньяк Урал энәкаракларының фаунасы һәм экологиясе» темасына саклану яклый һәм «биология фәннәре кандидаты» дәрәҗәсе ала[2].

Шушы ук 2002 елда «Башкорт дәүләт табигать тыюлыгы» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры итеп билгеләнә.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фауна и экология стрекоз Южного Урала/ природопользования / Янбаева Василя Ахатовна — к.б.н[3].
  • Экологический каркас как элемент устойчивого природопользования / Янбаева Василя Ахатовна — к.б.н. (директор ФГБУ «Башкирский государственный природный заповедник», д. Саргая). // VII Всероссийская научно-практическая конференция «Устойчивое развитие территорий: теория и практика». Сибай, 20015[4].
  • Вклад особо особо охраняемых природных территорий в экологическую устойчивость региона "Сибайская городская типография — филиал ГУП РБ Издательский дом «Республика Башкортостан». 2015[5].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ире Янбаев Мансур Малыбай улы (1962).
  • Балалары:

— Янбаев Нур Мансур улы (1987

— Янбаев Искәндәр Мансур улы (1989)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Г. Салихова. Билет за границу «Седьмого климата» «Ватандаш» журналы<ref>[2] 2019 елның 25 март көнендә архивланган. 2019 елның 25 март көнендә архивланган.<ref>
  • Вклад особо особо охраняемых природных территорий в экологическую устойчивость региона "Сибайская городская типография — филиал ГУП РБ Издательский дом «Республика Башкортостан».2015<ref>[3]<ref>