Габди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габди latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Габди
Туган 1679(1679)
Үлгән билгеле түгел

ГабдиXVII һәм XVIII гасыр әдәбиятларын тоташтыручы, Мәүла Колыйдан алган шигъри эстафетаны үзеннән соң килгән әдипләргә, иң беренче чиратта, Габдессәламгә, Утыз Имәнигә җиткерүче шагыйрь.

«Габди» — әдипнең тәхәллүсе. Аерым шигырьләрендә ул үзен «Мескен Габди» дип атый.

Шагыйрьнең тормыш юлы хакында мәгълүматлар бөтенләй юк диярлек. Шуңа күрә без аның кемлеге хакында әсәрләренә таянып кына фикер йөртәбез. Бер шигырендән аңлаганча, авторга 30 яшь тулган була. Шуңа карап аның туган елы 1679 ел дип билгеләнә. Ә үлгән елы билгеле түгел.

Әсәрләреннән Габдинең Казан белән бәйләнешле булуы аңлашыла: «Шәһрең булгай һәм Казан», «Шәһре — Казан, теле — төрки» һ. б.

Шагыйрь — үз чорының укымышлы, билгеле кешесе.

Габдинең безгә билгеле иҗат мирасы зур түгел: 60 тан артык кыска-кыска лирик шигырьләр. Жанр ягыннан алар төрле: хикмәт, робагый, мәдхия, мөнәҗәт һ. б. Бу шигырьләр «Тәгърифнамә» исеме астында бирелгәннәр.

Габди дә, нәкъ Мәүла Колый кебек, үзенең уй-кичерешләрен Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә белдерә. Чор күренешләрен, кешеләрнең холык-фигыльләрен, эш-гамәлләрен дә ул нәкъ әнә шул тәгълиматка, дини әхлакка таянып бәяли.

Шагыйрь яшәгән чор — татар тормышының иң авыр, иң катлаулы еллары. Габди дә кыенлыкны күрә, җәбер-золымда яшәгән халыкка кызгану, теләктәшлек тойгысын белдерә, әмма сабыр итәргә, түзәргә чакыра. Шагыйрь өчен кешеләрнең үзара тату булып, килешеп яшәве мөһим.

Габди, үз элгәрләре Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый традицияләрен дәвам итеп, кешеләрдә булырга тиешле матур әхлакый сыйфатларны, күркәм эш-гамәлләрне тасвирлауга зур урын бирә. Кешене бизи торган сыйфатларның иң изгесе — «сәхилек», ягъни юмартлык, ди ул.

Шагыйрь тәкәбберлек, масаю, хәрам мал җыю, кешене рәнҗетү, саранлык кебек күренешләрне кискен тәнкыйтьләп, аларга тыйнаклык, әдәплелек, юмартлык кебек матур сыйфатларны каршы куя.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.