Габриэль Баторий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габриэль Баторий latin yazuında])
Габриэль Баторий
Туган 15 август 1589(1589-08-15)
Орадя, Румыния
Үлгән 27 октябрь 1613(1613-10-27) (24 яшь)
Орадя, Румыния
Җефет Анна Хорват[d]
Әти Стефан Батори[d]

Габриэль Баторий (маҗар. Báthory Gábor; 1589 елның 15 августы, Орадя1613 елның 27 октябре, Орадя) — Батори нәселеннән Трансильвания кенәзе (1608—1613), наместник Стефан Батори (1553—1601) һәм Сюзанна Бебекның (?—1595) улы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габриэль Баторий

Габриэль Баторий Орадядә туган. 1604 елда Австрия Габсбургларына каршы көрәштә Трансильвания кенәзе Иштван Бочкаига ярдәм иткән.

1606 елда Иштван Бочкаи үлгәч, Габриэль Баторий Трансильвания кенәз тәхетенә дәгъвачыларның берсе булган, аны 1607 елның февралендә Сигизмунд Ракоци биләп алган. 1608 елның мартында баш күтәргән гайдуклар Ракоцины тәхеттән төшерәләр һәм кенәз тәхетенә Габриэль Баторийны куйганнар. Кенәз булып киткәч, Баторий Дунай буе кенәзлекләрен (Трансильвания, Валахия һәм Молдавия) үз хакимлеге астында берләштерергә омтылган. 1608 елның ноябрендә Габриэль Баторийның кенәзлек дәрәҗәсе Порта тарафыннан танылган; Габриэль Истанбулдан хакимият символларын һәм илне өч елга салым түләүдән азат итүне алган. 1610 ел ахырында Баторий Валахия господаре Раду Щербанга каршы хәрби походка чыккан һәм Валахияне басып алган. Шуннан соң ул хәтта берникадәр вакытка Валахия господаре титулын кабул иткән, ләкин 1611 елда Брашов янындагы сугышта Щербаннан җиңелүгә дучар булган.

1613 елның көзендә Госман империясе Баторийга каршы зур җәза походы оештырган. Төркия походында Валахия господаре Раду Михня һәм Молдавия господаре Стефан Томша гаскәрләре катнашкан. Габриэль Баторий 1613 елның октябрендә Орадядә үз офицерлары тарафыннан үтерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иоан-Аурел Поп, Иоан Болован. История Румынии. — М.: издательство «ВЕСЬ МИР», 2005.