Газиз шәех

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Газиз шәех
Facial Chronicle - b.08, p.358.jpg
Алтын Урданың ханы
Вазыйфада
1365–1367
Аңа кадәр Мир Пулад
Дәвамчысы Габдуллаһ хан
Әти Тимер Хуҗа
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

Газиз шәех (tat. lat. Ğäziz şäyex,ﻋﻪﺯﻳﺯ ﺷﻪﯿﺌﺡ, ) - Алтын Урда ханы (1365- 1367). Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыгышы бәхәсле. Кайбер тарихчылар буенча ул Тимер Хуҗа улы, башкалар - Котлыг Тимер нәселеннән чыккан дип саныйлар.

Низаглашу чорында Алтын Урда башкаласы өчен бертуктаусыз көрәш сузылган. 1361 елда Мурад башкаласын яулап, 1362 югалтып, 1363 яңадан басып алып өч ел дәвамында идарә иткән. Мир Пулад 1362-1363 елда вакытлыча Сарай шәһәрендә идарә иткәннән соң хакимиятне кайтара алмаган.

1365 елда Тука Тимер нәселеннән чыккан Газиз шәех көрәш нәтиҗәсендә Сарай шәһәрен басып алган. Аның төп дошманы - көнбатышта идарә иткән бәкләрибәк Мамай булган.

Газиз шәех Идел буе Болгары әмирен - Булат Тимерне җиңгәннән соң Болгар Олысын торгызып анда Әсән әмирне Олыс башлыгы итеп билгеләгән.

Шулай ук Газиз хан Рус Олысында үз хакимиятен ныгытмакчы булган. Шуның өчен Урыс Олысына Бәйрәм Хуҗа җибәрелгән булган. Ләкин Мамай Газизне узып киткәч үз йогынтысын Урыс Олысында ныгыткан.

Мамай яклылары Сарай шәһәрендә 1367 түнтәрелешне оештырганнар. Түнтәрелеш нәтиҗәсендә Газиз шәех үтерелгән булган һәм Сарай шәһәренә бернинди каршылык булмаганда Мамай билгеләгән хан Габдуллаһ кергән һәм икенче тапкыр Алтын Урда ханы итеп игълан ителгән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Мир Пулад
Алтын Урда ханы

1365-1367
Аннары:
Габдуллаһ хан

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Почекаев Р. Ю. Пулад, или Загадочный хан смутного времени // Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: Евразия, 2010. — С. 145-146. — 408 с. — 1,000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.