Габдуллаһ хан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдуллаһ хан latin yazuında])
Габдуллаһ хан
Алтын Урданың 18-нче ханы
Вазыйфада
1367–1368
Аңа кадәр Газиз шәех
Дәвамчысы Хәсән хан
Алтын Урданың 20-нче ханы
Вазыйфада
1369–1370
Аңа кадәр Хәсән хан
Дәвамчысы Болак хан
Туган 1340(1340)
Үлгән 1370(1370)
Әти Үзбәк хан
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

Габдуллаһ хан (tat. lat. Ğabdullah(үле сылтама), 1340-1370) - 1367-1370 елларда Алтын Урда ханы. Үзбәк ханның кече улы. Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төмән Мамай яклавында, Тимер Хуҗаны үтергәннән соң, Ак Урда көнбатыш өлешенең ханы итеп игълан ителгән.

Үз исеме белән 1363-1368 елларда тәңкәләр суктырган.

1367 елда төмән Мамай Сарай әл-Җәдид шәһәрен басып алганнан соң, Габдуллаһ Алтын Урда ханы итеп игълан ителгән. Чынында дәүләт белән Мамай идарә иткән.

1368 елда Кырымда Мамайга каршы фетнә килеп чыкканан соң төмән Кырымга яу белән чуалышны бастырыр өчен юнәлгән. Мамай юклыгында Габдуллаһ башкаланы тота алмаган һәм Сарай әл Җәдид шәһәрен башта Олыҗай Тимер, аннары 1368 елда Шибани нәселеннән чыккан Хәсән хан басып алган.

Мамай Кырымдан кайткач Хәсән ханны 1369 елда Сарай шәһәреннән куып җибәргән.

Габдуллаһ 1370 елда үлгәннән соң Мамай 10 яшьлек Болакны (Толынбәк ханым регентлыгында) хан итеп игълан иткән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Газиз шәех
Алтын Урда ханы

1367-1370
Аннары:
Мөхәммәт Булак

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.