Галимҗан Зарипов (1947)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галимҗан Зарипов (1947) latin yazuında])
Галимҗан Зарипов
Туган телдә исем Галимҗан Сәетҗан улы Зарипов
Туган 14 май 1947(1947-05-14) (76 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чаллы районы , Әҗмәкәй
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре инженер-механик
Җефет Гобәйдә Садри кызы
Балалар Венера, Гөлнара, Диләрә
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» орденыРФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтәре - 1996ТАССР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтәре - 1985

Бу авыл хуҗалыгы белгече турында мәкалә, табиб Галимҗан Зарипов белән бутамагыз.

Галимҗан Зарипов, Галимҗан Сәетҗан улы Зарипов (рус. Галимзян Саетзянович Зарипов, 1947 елның 14 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Чаллы районы, Әҗмәкәй) ― авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, 1982 елдан «Ворошиловский» совхозы директоры. РФ (1996) һәм ТАССР (1985) атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтәре, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2007).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 14 маенда Татарстан АССР Чаллы (хәзерге Тукай) районы Әҗмәкәй авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында, сигезьеллыкны Иске Гәрдәледә үзләштерә, тулы урта белемне Пучыда ала. Казан авыл хуҗалыгы институтына (2006 елдан аграр университет) туган «Гигант» совхозы стипендиаты итеп укырга җибәрелә. Әлеге югары уку йортының механика факультетын «авыл хуҗалыгын механизацияләү һәм электрлаштыру» белгечлеге буенча тәмамлагач (1970), Г. Зарипов «Гигант» совхозында авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер-механик, баш инженер булып биш ел эшләгәннән соң, җитештерү буенча директор урынбасары итеп билгеләнә[1]. Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлаган Гобәйдә Садри кызы белән гаилә корып, хезмәт юлын бергә үтәләр, өч кыз үстерәләр.

1979–1982 елларда Калинин исемендәге колхоз (үзәге Мәләкәс) рәисе булып эшли. 1982 елдан башлап, 28 ел дәвамында Кама аръягында ачык туфракта яшелчә продукциясе җитештерү буенча махсуслашкан «Ворошиловский» совхозын (үзәге Бәтке) җитәкли (2003 елдан «Ворошилоский» АҖ генераль директоры). Алдынгы технологияләр куллану, җитештерүне механизацияләүнең югары дәрәҗәсе елына 25 мең тоннага кадәр яшелчә алырга мөмкинлек бирә. Өстәмә тармаклар игенчелек һәм сөт терлекчелеге дә яхшы продуктивлык белән аерылып тора. Су сиптерү системасы, терлекчелек биналары, консерв цехы, яшелчә базасы төзелә. Авылда совхоз хезмәткәрләре өчен мәктәп һәм балалар бакчасы, 600 яңа фатир, шул исәптән 70 коттедж салына, Бәтке авылында тулы газлаштыру тәмамлана. Марат Бибишев проекты буенча Бәткедә мәчет салына[1]. 2003 елның 5 ноябрендә хуҗалык ябылган[2].

Тукай районы башлыгының торак-коммуналь хуҗалык буенча киңәшчесе булып эшләгән[1].

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2015―2021 елларда ― ТР инвалидлар оешмасы Тукай районы бүлекчәсе җитәкчесе [3].
  • 2015―2021 елларда ― Тукай районы ветераннар оешмасы җитәкчесе[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]