Галимә Хәбирова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галимә Хәбирова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Галимә Хәбирова
Туган 17 август 1928(1928-08-17) (92 яшь)
Татар Малаязы, Мәсәгуть кантоны[d], Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, галим
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Хәбирова Галимә Фәткулла кызы (17 август 1928 ел) — травматолог-ортопед-галим, медицина фәннәре докторы (1982. Татарстан АССР-ның атказанган табибы (1985), ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1969) һәм ССРБ уйлап табучысы (1986).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимә Фәткулла кызы Хәбирова 1928 елның 17 августында Башкорт АССР-ының Мәсәгуть кантоны Малаяз (хәзерге Салават районы Татар Малаязы) авылында туган[1]. Малаяз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1956 елга белән Башкорт дәүләт медицина институтында югары һөнәри белем алган.

1956 елдан, БДИ-ны тәмалаганнан соң, Башкортстанда, Туймазы үзәк район дәваханасында, аннары, 19581961 елларда Татарстанда, Баулы үзәк район дәваханәсендә эшли.

19621987 елларда Казан ортопедия һәм травматология фәнни-тикшеренү институтында (19821986 елларда бүлек мөдире) хезмәт итә. 1960 елдан Татарстан Фәннәр Академиясенең «Восстановительная травматология и ортопедия» фәнни-тикшеренү институтында (НИЦ) эшли.

Галимә Фәткулла кызының гыйльми эшчәнлеге даими аяк-кулларның йомшак һәм сөяк тукымаларына магнит яссылыгының тәсирен өйрәнүгә, кушма һәм күп санлы сынауларны диагностикалау һәм дәвалау дәвалавын камиллаштеруга, буын зарарлануын дәвалау ысулларына багышланган. Хәбирова катнашлыгында иң сөягенең проксима бүлеге сынуын, көпшә кебек озын чуклар остеомиелиты хирургик дәвалау ысулы, буыннар сынуын дәвалау саклагыч корылма җентекләп эшләнгән. 90-нан артык тикшеренү һәм 3 уйлап чыгару авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстан АССР-ның атказанган врачы (1985),
  • ССРБ сәламәтлек саклау алдынгысы (1969),
  • ССРБ-ның уйлап чыгаручысы (1986).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998-703 с.