Геннадий Воробьёв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Геннадий Воробьёв latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Геннадий Воробьёв

Геннадий Воробьёв (13 август 1918 ел — 28 август 1939 ел) — мордва совет музыканты: пианист һәм композитор.[1]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 13 августында Чабаксарда[2] Чуашстанның профессиональ музыкаль мәдәниятенә нигез салучыларның берсе — чуаш композиторы В. П. Воробьевның гаиләсендә туган.

Музыкаль гаиләдә тәрбияләнеп, Геннадий башта музыка мәктәбенә, ә шуннан соң гына — гомуми белем бирү мәктәбенә укырга керә. Сигез яшендә фортепиано өчен «Чуаш мелодиясен» иҗат итә, ул безнең көннәргә кадәр сакланып калган.

1935 елда Чуаш музыка техникумын тәмамлаган (композитор, В. М. Кривоносов классы һәм пианист, И. В. Люблин классы).

1939 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлый, анда Г. И. Литинскийда һәм Н. Я. Мясковскийда укый. Аның тәүге фортепьян әсәрләре — «Карусель» һәм «Балалар сюитасы» (1934-1935) музыка техникумында укыган чорда языла[3].

Консерваториядә уҡыган тәүге ике елында Воробьёв фортепиано өчен соната, скрипка һәм фортепиано өчен сонатина, чуаш халык җырлары эшкәртмәләрен һәм А. С. Пушкинның чуаш теленә тәрҗемә ителгән шигырьләренә романслар яза. Кыска иҗади эшчәнлеге чорында, Г. В. Воробьёв 70ләп әсәр иҗат итә: камера-инструменталь һәм оркестр әсәрләре, хор җырлары һәм романслар, чуаш халыҡ җырларын эшкәртү, шулай уҡ фортепиано өчен әсәрләр, халык музыка кораллары оркестры, тынлы оркестр, скрипка, балалайка һәм дүрт өлөшле симфония өчен эшли (аны Г. В. Воробьёв үлгәннән соң композитор Н. И. Пейко тәмамлый.

1939 елның 28 августында Чабаксарда вафат була[4]. Воробьевның иҗаты чуаш музыкасының алдагы үсешенә зур йогынты ясый.

«Чуаш Республикасының дәүләт матбугат архивы» Русия дәүләт учреждениесе фондында Г. В. Воробьевның нота басмалары һәм аның турындагы әдәбият саклана[3].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • В. Ходяшев. Геннадий Воробьев : краткий очерк жизни и творчества. — Чебоксары : Чуваш. кн. изд-во, 1968.
  • Л. И. Бушуева, Ю. А. Илюхин. «Чăваш Енĕн композиторĕсем», Чебоксар, 2014.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]