Георгий Данелия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Георгий Данелия latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

 

Георгий Данелия
Danelia.jpg
Туган телдә исем гөрҗ. გიორგი დანელია
Туган 25 август 1930(1930-08-25)[1]
Тбилиси, СССР[1]
Үлгән 4 апрель 2019(2019-04-04) (88 яшь)
Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге[d]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия[2]
Әлма-матер Мәскәү мигъмарият институты[d] һәм Югары сценарийчеләр һәм режиссерлар курслары[d]
Һөнәре кинорежиссёр, сценаричы, актёр, публицист
Эш бирүче Мосфильм[d] һәм Югары сценарийчеләр һәм режиссерлар курслары[d]
Җефет Любовь Сергеевна Соколова[d]
Ата-ана

Commons-logo.svg Георгий Данелия Викиҗыентыкта

Георгий Николаевич Данелия (гөрҗ. გიორგი დანელია; 25 август 1930 ел, Тифлис (хәзер Тбилиси)) — совет русия кинорежиссеры, актёр, сценарист, публицист. ССРБ-ның халык артисты (1989). ССРБ Дәүләт премиясе (1978), агалы-энеле Васильевлар исемендәге РСФСР дәүләт премиясе (1981), Русия дәүләт премиясе лауреаты (1996)[3].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елда Мәскәү архитектура институтын белем ала. 1956 елда яңа ачылган Югары режиссер курсларына укырга керә, 1959 елда аны белем ала.

1959 елдан — «Мосфильм»да сәхнәләштерүче режиссер. 1965-1969 елларда — «Мосфильм» янындагы «Эксперименталь иҗат берләшмәсе»художество җитәкчесе, 1975-1987 елларда — сәнгать рәисе, «Комедия һәм музыкаль фильмнар эксперименталь берләшмәсе»художество җитәкчесе. 1987 елдан — «Мосфильм» киноконцернының «Ритм» киностудиясенең президенты һәм художество җитәкчесе.

«Сережа» исемле беренче фильмы (И. В. Таланкин белән бергә) тәнкыйтчеләр һәм тамашачылар игътибарын үзенә җәлеп итә. «Я шагаю по Москве» (1964) фильмы аның программа эше була.

«Тридцать три» (1965) фильмнан башлап режиссер сатира жанрына мөрәҗәгать итә, комедия остасына әйләнә.

1967-1970 елларда «Фитиль»сатирик журналы өчен берничә миниатюра төшерә. Иң танылган «О пользе алкоголя» сюжетында (1974)актер Евгений Леонов катнаша.

Режиссер «Афоня», «Мимино», «Осенний марафон», «Кин-Дза-Дза!» фильмнарын төшереп,билдәлелек яулый.

Георгий Николаевич үз фильмнарында уйный, күп сценарийларын язучы яки автордаш.

Георгий Данелия — ССРБ кинематографислар Берлеге әгъзасы, Русия сәнгать академиясенең Почётлы әгъзасы[4], Русия кинематография фәне һәм сәнгате милли академиясе академигы, «Ника» Кинематография сәнгате Русия академиясе академигы.

2003 елдан — «Георгий Данелияның Яңа кино йолаларын саклау һәм үстерү фонды» президенты.

Живопись, графика, музыка белән мавыга, дөңгер коллекциясе җыйган.

Мәскәүдә яши һәм эшли.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Данелия Г. Н. Кот ушел, а улыбка осталась. — М.: Эксмо, 2014. — 415 с. — 5000 экз. — ISBN 978-5-699-76244-6.
  • Данелия Г. Н. Безбилетный пассажир: «байки» кинорежиссёра. — М.: Эксмо, 2006. — 416 с. — 5100 экз. — ISBN 978-5-699-12714-6, 5-699-12714-3.
  • Данелия Г. Н. Тостуемый пьёт до дна. — М.: Эксмо, 2006. — 352 с. — 7100 экз. — ISBN 5-699-12715-3.
  • Данелия Г. Н. Чито-грито. — М.: Эксмо, 2007. — 768 с. — 17 000 экз. — ISBN 5-699-17248-3, 978-5-699-17248-1. (составлена из двух предыдущих — «Безбилетный пассажир» и «Тостуемый пьет до дна»).
  • Данелия Г. Н. Джентльмены удачи и другие киносценарии. — М.: Сеанс: Амфора, 2008. — 624 с. — (Библиотека кинодраматурга). — 5000 экз. — ISBN 978-5-367-00641-4.
  • Данелия Г. Н. Не горюй!. — М.: АСТ : Зебра Е, 2008. — 704 с. — (Актёрская книга). — 5000 экз. — ISBN 978-5-17-054369-4, 978-5-94663-620-9.
  • Р. Габриадзе В.Токарева Г. Данелия. Мимино. — М.: Искусство, 1978. — 88 с. — 30 000 экз.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСР-ның атказанган сәнгать эшмәкәре (1965)
  • РСФСР-ның халык артисты (1974)
  • ССРБ-ның халык артисты (1989)
  • ССРБ-ның Дәүләт премиясе (1978) — «Мимино» фильмы өчен (1977)
  • Агалы-кэнеле Васильевлар исемендәге РСФСР дәүләт премиясе (1981) «Осенний марафон» фильмы өчен (1979)[5]
  • 1996 елгы Русия Федерациясенең Дәүләт премиясе (1997) — «Паспорт», «Настя», «Орел и решка» фильмнары өчен[6]
  • «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә ордены (2010) — Русия кинематографиясе сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм озайлы иҗади эшчәнлеге өчен[7]
  • «Ватан алдындагы казанышлары өчен» III дәрәҗә ордены (2000) — искә алу сәнгатенә керткән зур өлеше өчен[8]
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1980)
  • «Почёт Билгесе» ордены
  • Намус ордены (Грузия, 2000)
  • Тбилиси шәһәренеңпочётлы гражданы (1985)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Данелия Георгий Николаевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохорова — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Данелия Георгий Николаевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. SELIBR — 2016.
  3. Указ Президента Российской Федерации от 29 мая 1997 года № 532
  4. Состав РАХ
  5. Георгий Николаевич Данелия. Биографическая справка, РИАНовости (25 августа 2010). Проверено 3 мая 2011.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 29 мая 1997 года № 532
  7. О награждении орденом «За заслуги перед Отечеством» II степени Данелии Г.
  8. Указ Президента Российской Федерации от 29 августа 2000 года № 1590 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ III степени Данелия Г. Н.». // Официальный сайт Президента России. Проверено 25 сентября 2016.