Гиви Джавахишвили
Гиви Джавахишвили | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | гөрҗ. გივი ჯავახიშვილი |
Туган | 18 декабрь 1912 Тбилиси, Россия империясе |
Үлгән | 10 ноябрь 1985 (72 яшь) Тбилиси, Грузия ССР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Грузинский технический университет[d] |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гиви Дмитриевич Джавахишвили (гөрҗ. გივი დიმიტრის ძე ჯავახიშვილი; 18 декабрь 1912 ел, Тбилиси — 10 ноябрь 1985 ел, Тбилиси) — СССРның дәүләт эшлеклесе. 1953-1975 елларда Грузин ССРның Министрлар Советы җитәкчесе.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гиви Джавахишвили 1912 елда табиб Дмитрий Джавахишвили һәм Анна Магалашвили гаиләсендә туган.
1934 елда Кавказ аръягы индустриаль институтын тәмамлый; инженер-геолог.
1934—1941 елларда — гидрогеология партияләр начальнигы.
1941—1942 елларда — Тбилиси шәһәренең Орджоникидзе район партия комитеты инструкторы.
1942—1944 елларда — Грузин ССР Совнаркомының госплан бүлеге мөдире.
1944—1945 елларда — Грузия Коммунистлар парптиясе Үзәк комитетының ягулык һәм энергетика бүлеге инструкторы.
1947—1947 елларда — Грузия Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының ягулык һәм энергетика бүлегенең бүлек мөдире урынбасары.
1947-1948 елларда — Грузия Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының ягулык-энергетика сәнәгате буенча сәркатиб урынбасары һәм ягулык-энергетика бүлеге мөдире.
1948-1952 елларда — Грузия Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының авыр сәнәгать бүлеге мөдире.
1952-1953 елларда — Тбилиси шәһәр советы башкарма комитеты җитәкчесе.
1952-1953 елларда — Грузин ССР Югары Советы җитәкчесе.
1953 елның апрель—сентябре — Грузин ССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары.
1953-1975 елларда — Грузин ССР Министрлар Советы Рәисе.
1953-1975 елларда — Грузия Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты бюросы әгъзасы; КПСС Үзәк комитеты әгъзасы (1956-1976 елларда), СССРның 4-9 нчы чакырылыш Югары Советы депутаты.
1975 елның декабреннән — союз әһәмиятендәге персональ пенсионер.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ике Ленин ордены,
- Октябрь Революциясе ордены,
- «Хөрмәт Билгесе» ордены,
- Кызыл Байрак ордены,
- медальәр
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 264) https://web.archive.org/web/20080820155526/http://harikumar.brinkster.net/BLAND/DOCTORS%20CASE_FINAL.htm THE 'DOCTORS' CASE',AND, THE DEATH OF STALIN Bill Bland, Communist for the League (UK), London, 1991 October. 1953 October On 29, forty a-one-year-old engineer and geologist, Mr.. Djavakhishvili Givi D., Georgian Minister of the Republic elected was Prime". (M. d. Lang: op. cit.; p. 264)
- [http://www.az-dir.ru/Persons/46020N/30c2dd23/30c2dd23.shtml(недоступная ссылка) Гиви Дмитриевич Джавахишвили.]
- Джавахишвили Гиви Димитриевич // Дебитор — Евкалипт. — М. : Советская энциклопедия, 1972. — С. 183. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 к.]; vol. 1969-1978, вып. 8).
- Сталин и Хрущев. Лев Балаян. «И правильно сделал: у Предсовмина Грузии Гиви Джавахишвили, выступившего на этом съезде в поддержку предложения о выносе тела И. В. Сталина из Мавзолея…»
- Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тарихы буенча белешмә һәм 1898-1991