Глория Свенсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Глория Свенсон latin yazuında])
ингл. Gloria Swanson
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Тугандагы исем ингл. Gloria May Josephine Swanson
Туу датасы 27 март 1899(1899-03-27)[2][3][4][…]
Туу урыны Чикаго, Иллинойс
Үлем датасы 4 апрель 1983(1983-04-04)[1][5][6][…] (84 яшь)
Үлем урыны , Нью-Йорк[7]
Үлем сәбәбе йөрәк-кан тамырлары чирләре
Җирләнгән урыны Episcopal Church of the Heavenly Rest Columbarium[d][8][9]
Ата Joseph T. Swanson[d][3]
Ана Adelaide Klanowski[d][3]
Ире яки хатыны Уоллес Бири[d], Herbert K. Somborn[d], Henry de La Falaise[d], Michael Farmer[d], William N. Davey[d] һәм Уильям Дафти[d]
Балалар Gloria Somborn[d][3] һәм Michelle Bridget Farmer[d][3]
Туган тел инглиз теле
Язма әсәрләр теле инглиз теле
Һөнәр төре актёр, кинопродюсер, автобиограф, театр актеры, телевизион актёр, киноактер, продюсер
Әлма-матер Lake View High School[d]
Активлык урыны Америка Кушма Штатлары[10]
Активлык чорнының башы 1914
Активлык чоры тәмамлануы 1983
Сәяси фирка әгъзасы АКШ Республика фиркасе
Архивлары саклана Центр Гарри Рэнсома[d][11]
Йогынтысын кичергән Henry G. Bieler[d] һәм Lelord Kordel[d]
Бүләкләр
Нинди веб-биттә тасвирланган nytimes.com/1983/04/05/obituaries/gloria-swanson-dies-20-s-film-idol.html
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][12]
 Глория Свенсон Викиҗыентыкта

Глория Свенсон (Суынсын; ингл. Gloria Swanson, кыз исем-фамилиясе Глория Жозефина Мей Свенссон (ингл. Gloria Josephine May Swanson); 27 март 1899 ел4 апрель 1983 ел) — Америка актёры, продюсер, тавышсыз киноның иң ачык йолдызларының берсе. Үз заманы тамашачысына башлыча «Бульвар Сансет» классик нуарда башкарган төп роле белән билгеле.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Глория Свенсон кинода үзенең карьерасын 1915 елда хуҗасы һәм сәнгать җитәкчесе Мак Сеннет булган «Кистоун» кинофирмасында комик актриса сыйфатында башлый. Ул вакытта аңа унҗиде яшь була. Ул зур уңыш белән «Пульман вагоннан кәләш», «Аның карары яки Хәвефле кыз» тасмаларында, шулай ук Чарльз Чаплин белән «Аның яңа эше» фильмында уйный. Соңыннан, 1924 елда, «Ир-егет белән идарә ителүче хатын» комедиясендә ул Чаплинны имитацияли. Әммә аның артист карьерасы башлыча режиссер Сесиль де Милль иҗаты белән бәйле була. Глория Свенсон аның «Ирегезне алмаштырмагыз» (Б1919), «Кайгыда да, шатлыкта да» (1919), «Арсланнар һәм оргачылар», «Ник хатынны алмаштырырга» (1920), «Анатолнең эше» (1921) фильмнарында төшә.

20 елларның икенче яртысында Голливудның күренекле актрисаларының берсе булып киткәч, Глория Свенсон 1926 елда үз студиясен булдыра һәм «Сэнди Томпсон» (1928) һәм «Тәртип бозучы хатын» (1929) фильмнарында төшә һәм бу фильмнарда катнашканы өчен ике тапкыр «Оскар»га номинацияләнә. Шушы ук студияда Эрих фон Штрогейм «Патшабикә Келли» исемле фильмда Глория Свенсонны төп рольдә төшерә.

Тавышлы кино барлыкка килү белән актриса кинода төшми башлый диярлек: «Патшабикә Келли»дан соң, 1934 елга кадәр, ул бары алты фильмда төшә; җиде елдан соң экранда ул тагын бер мәртәбә 1941 елда күренеп ала, әммә бу килеп чыгуы игътибарсыз кала.

1950 елда, озак тукталып торудан соң, Билли Уайлдер Глория Свенсонны кабаттан кинога кайтара һәм аңа «Бульвар Сансет» фильмында юләр тавышсыз кино йолдызы Норма Десмонд ролен тәкъдим итә.

«Оскар»га номинацияләнгән бу роль белән (бүләк Джуди Холидейга «Кичә туган» фильмы өчен бирелә) Глория Свенсон яңадан үзенә XX гасырның соклангыч актрисасы репутациясен кайтара һәм икенче тормышка ирешә — хәзер инде тавышлы кинода. Аны кабаттан кинода төшергә чакыра башлыйлар, ул сәхнәдә дә уйный һәм сәләтле телевидение актерлары рәтенә дә керә— бөтен өлкәләрдә дә аңа уңыш юлдаш була. Моннан тыш, ул үз бизнесы булган, бай, эшлекле хатын була. Глория Свенсон Нью - Йоркта 1960-70 елларда үзенең бренды астында мода йорты ача.

Глория Свенсонның йога белән мавыгуы билгеле. Йолдыз актерлар Рамон Наварро, Дженифер Джонс, Грета Гарборлар белән бергә ул 1947 елда Голливудта Индра Деви ачкан йога мәктәбенең дәресләренә йөри. «Американлылар өчен йога» исемле китабын Индра нәкъ Глория Свенсонга багышлый.

1968 елда Глория Свенсон ССРБга вегетарианлыкны пропагандалау өчен килеп китә. Соңгы мәртәбә Глория кинода 1974 елда кече генә рольдә «Аэропорт 1975» (1975) фильмында төшә.

Свенсон тайпылмас республика яклаучысы була һәм 1964 елда Барри Голдуотерның президент кампаниясен, шулай ук үз вакытында, 1940-1944 елларда, кандидат булган Уэнделл Уилкинны да яклап чыга.

Актриса 1983 елның 4 апрелендә 84 яшьтә йөрәк чиреннән Нью-Йорк шәһәренең бер клиникасында вафат була. Аның гәүдәсе яндырыла һәм иң якын туганнары гына булган саубуллашу тантанасыннан соң Бишенче авенюда урнашкан епископ чиркәвендә җирләнә[13][14]

Актрисаның вафатыннан соң аның шәхси әйберләре һәм йорт җиһазлары аукционнарда сатыла. Бу аукционнар 1983 елның август-сентябрь айларында «Дойл Акцион Хаус»та үтә.

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1915 — Аның яңа эше — стенографист хатын
  • 1919 — Кайгыда да, шатлыкта да — Сильвия Норкросс
  • 1929 — Патшабикә Келли — Патриция Келли
  • Голливуд (телесериал)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Internet Broadway Database — 2000.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Lundy D. R. The Peerage
  4. Discogs — 2000.
  5. Gloria Swanson
  6. Encyclopædia Britannica
  7. https://www.nytimes.com/1983/04/05/obituaries/gloria-swanson-dies-20-s-film-idol.html
  8. Find A Grave — 1996.
  9. https://www.nytimes.com/1983/04/06/arts/gloria-swanson-is-cremated.html
  10. https://www.acmi.net.au/creators/9689
  11. https://norman.hrc.utexas.edu/fasearch/findingAid.cfm?eadid=00154
  12. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
  13. Donnelley, Paul (2003). Fade to Black: A Book of Movie Obituaries. Omnibus. pp. 887. ISBN 0-7119-9512-5. 
  14. New York Times, April 6, 1983 from the AP

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]