Гунунг Вукир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гунунг Вукир latin yazuında])
корылма һәм Чанди[d]
Гунунг Вукир
Гунунг Вукир
Гунунг Вукир
Урнашу урыны Индонезия, Магеланг Регентлыгы, Үзәк Ява
Координатлары 7°38′03″ к. к. 110°17′48″ кч. о.HGЯO
Дин Һинд дине
Кайсы дини агымга карый Шива Ходаена табыну
Нигезләнгән 8-енче гасыр башы

Гунунг Вукир Гыйбадәтханәсе, яки Чанггал Гыйбадәтханәсе, яки шулай ук Шивалинга Гыйбадәтханәсе Индонезиядә, Үзәк Явада, Магеланг Регентлыгында, Салам суб-районында, Кадилувиһ авылында, Чанггал авылчыгында урнашкан Шива Ходае Һинд дине Гыйбадәтханәсе.[1] Гыйбадәтханә 732 елга карый, бу Үзәк Явада 732 елдан унынчы гасырның уртасына кадәр хөкем иткән борынгы Меданг Патшалыгына караган беренче бина итә.[2]

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чагыштырмача ерак урнашуына күрә, гыйбадәтханә чит ил туристларның зиярәт кылу тәртипләрендә сирәк очрый. Әмма ул тарихи әһәмияткә ия, чөнки ул Үзәк Ява Матарам патшалыгы формалашуына бәйле.[2] Гыйбадәтханә Вукир калкулыгында урнашкан, аны биредәге халык "Гунуг Вукир" (Ява телендә: "Вукир Тавы" яки "киселгән тау") дип атый, ул Мерапи Тавы янартавының көнбатыш авышлыгында урнашкан. Калкулык Мунтилан шәһәрчегеннән якынча 4 километр көньяк-көнчыгышта урнашкан. Гунуг Вукир Гыйбадәтханәсенә Нглувар суб-районына юнәлеш буенча барып, Йогьякарта-Магеланг төп юлында Семен киселешендә көнбатышка борылып барып җитәргә була. Чанггалда Кадилувиһ авылчыгы Нглувар юлына кечкенә йөрү сукмагы белән тоташтырылган ул калкулык платосын илтә, ул диңгез дәрәҗәсеннән якынча 300 метр биеклектә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу гыйбадәтханә Көньяк Үзәк Явада сакланып калган иң борынгы гыйбадәтханә, ул гыйбадәтханә хәрабәләрендә табылган Чанггал язмасына бәйле.[2] Язма буенча гыйбадәтханә 654 елда Сака чорында Патша Санджайя вакытында нигезләнгән булган (безнең эраның 732 елы).[1] Бу язмада Меданг Патшалыгы яки Һинду Матарамга караган мәгълүмат күп. Бу язмага нигезләнеп Гунунг Вукир гыйбадәтханәсе башта "Шивалинга" яки "Кунджаракунджа" дип аталырга мөмкин булган.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә үлчәмнәре 50 метрга x 50 метр. Гыйбадәтханә бинасы андезит ташыннан ясалган, һәм кимендә төп гыйбадәтханә һәм өч "первара" гыйбадәтханәсеннән тора (сакчы яки ярдәмчел кечерәк гыйбадәтханәләр) алар төп гыйбадәтханә алдында рәт итеп тезелгән. Язмаларга өстәп, гыйбадәтханә комплексы эчендә археологик артифактлар табылган булган, шуларга Йони пьедесталы һәм Шива Ходаеның атлана торган хайваны Нанди үгезе поты керә. Язма буенча йони Шива Ходае символы лингамны тотып торган, гәрчә ул хәзер булмаса да.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Candi Gunung Wukir (Indonesian). Balai Pelestarian Cagar Budaya Jawa Tengah. әлеге чыганактан 2016-02-13 архивланды. 22 October 2015 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 Candi Gunung Wukir. Southeast Asian Kingdoms. 22 October 2015 тикшерелгән.