Гүлсүн Сагламер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүлсүн Сагламер latin yazuında])
Гүлсүн Сагламер
Туган телдә исем төр. Gülsün Sağlamer
Туган 1945
Трабзун, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Истанбул техник университеты[d] һәм Кембриҗ университеты
Һөнәре мигъмар, мөгаллим
Эш бирүче Истанбул техник университеты[d]

Гүлсүн Сагламер, Гүлсүн Сагъламер (төр. Gülsün Sağlamer; 1945(1945), Трабзон) — төрек академигы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүлсүн Сагламер төрек шәһәре Трабзонда 1945 елда туган. Туган шәһәрендә башлангыч һәм урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Истанбул техник университетында (ITU) архитектура мәктәбендә укый һәм магистр дәрәҗәсен ала. Үзенең докторант сыйфатындагы тикшеренүләрен Сагламер 1975-1976 елларда Кембридж университеты (Бөекбритания) Мартин Үзәгенең архитектура кафедрасында үткәрә[1].

Соңыннан Гүлсүн Сагламер Истанбулга әйләнеп кайта.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елда ул ассоциацияләнгән профессор, ә 1988 елдан — профессор, Истанбул техник университетында эшли.

1993-1995 елларда Сагламер Белфаст Квинс Университетында (Төньяк Ирландия) чакырулган профессор була.

Гүлсүн Сагламер Истанбул техник университеты ректоры итеп сайлана һәм бу вазифаны 1996 елдан 2004 елга кадәр били. Ул Төркиядә. беренче хатын-кыз ректор була. Сагламер шулай ук Европа хатын-кыз ректорлар ассоциациясе (ингл. European Women Rectors Association)[1] президенты.

2005-2009 елларда ул Европа университетлар ассоциациясенең (EUA)сайланган идарә әгъзасы. Соңрак ул Кадир Сача Университеты попечительлек советы әгъзасы һәм технологияләр һәм Төркия технопарклары[2] советы президенты итеп сайлана. Сагламер —Open House журналының мөхәрририят коллегиясе әгъзасы.

Гүлсүн Сагламер —Магдольна Харгиттаиның "Women Scientists: reflections Challanges and Breaking Boundries оксфорд басмасында тәкъдим ителгән өч төрек хатын-кыз-галимәләрнең берсе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 European Woman Rectors official page, archived from the original on 2017-10-19, retrieved 2022-04-18 
  2. University of Massaachuttes Press, archived from the original on 2017-10-18, retrieved 2022-04-18