Эчтәлеккә күчү

Демна Гвасалия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Демна Гвасалия latin yazuında])
Демна Гвасалия
Туган телдә исем гөрҗ. დემნა გვასალია
Туган 25 март 1981(1981-03-25)[1] (44 яшь)
Сухум, Грузия ССР, СССР
Ватандашлыгы  Гөрҗистан
 СССР
Әлма-матер Королевская академия изящных искусств[d]
Һөнәре модельер-дизайнер, модельер, дизайнер
Эш бирүче Баленсиага[d], Vetements[d], Луи Виттон[d], Maison Margiela[d] һәм Gucci[d]

 Демна Гвасалия Викиҗыентыкта

Демна Гвасалия (гөрҗ. დემნა გვასალია; 1981 елның 25 марты, Сухум, Гөрҗи ССР, ССРБ) — Гөрҗистан дизайнеры, Vetements брендын уйлап табучы, 2015 елдан башлап Balenciaga мода йортының креатив директоры[2].

Демна Гвасалия 1981 елның 25 мартында Гөрҗи ССРның Сухум шәһәрендә туа. Гвасалияның әтисе — гөрҗи, әнисе — рус[3]. 1997 елдан Тбилиси дәүләт университетында(рус.) халыкара икътисадны өйрәнә. 2001 елда университетны тәмамлый һәм гаиләсе белән Дүсселдорфка күчә[4]. Соңрак Антверпенга күчеп килә, анда Патша сәнгать академиясенә укырга керә һәм аны 2006 елда кием дизайны өлкәсендә магистр дәрәҗәсе белән тәмамлый[3].

Maison Margiela һәм Louis Vuitton әйдәп баручы дизайнеры булган. 2014 елда Vetements Париж брендын барлыкка китерә[5][6]. Vetements брендының исеме француз теленнән тәрҗемә иткәндә «кием» (фр. vêtements) дигәнне аңлата.

Хәзерге вакытта Balenciaga брендының креатив директоры булып тора[7][8]. 2014 елдан Vetement компаниясенең баш дизайнеры була, әмма 2019 елның көзендә үзенең китүе турында хәбәр итә[9].

2018 елда The Fashion Awards премиясе иясе була[10].

2021 елда экранга «Төньяк җил» фильмы чыга, анда дизайнер Рената Литвинованың героинясы өчен костюм буенча рәссам сыйфатында чыгыш ясый[11]. 2021 елның августында Гвасалия Канье Уэст белән хезмәттәшлек итә. «Мерседес-Бенц Стэдиум»да узган Канье Уэстның «Donda» альбомын тәкъдир итүнең креатив директоры була[12][13].

2017 елдан башлап электрон музыкант Лоик Гомес (BFRND тәхәллүсе астында билгеле) белән никахта тора[14] .

  1. საქართველოს ბიოგრაფიული ლექსიკონი — 2001.
  2. Demna Gvasalia: Balenciaga's New Creative Director | JulesB UK. әлеге чыганактан 2021-10-05 архивланды. 2018-12-20 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Disko. Demna Gvasalia, creative Director of Balenciaga. әлеге чыганактан 2021-10-04 архивланды. 2021-10-08 тикшерелгән.
  4. Jo Ellison (September 20, 2019) Demna Gvasalia: the activist at Balenciaga Financial Times.
  5. “I Didn’t Want to Be the Guy Just Making Hoodies and Ripped Jeans”: Demna Gvasalia on Being a Fashion Disruptor Brooke Bobb, Vogue, October 12, 2017
  6. Fury, Alexander. These Two Guys Are Changing How We Think About Fashion (ингл.), The New York Times (2016-04-11). 20 декабрь 2018 тикшерелде.
  7. Balenciaga's New Creative Director: What You Should Know. Highsnobiety (2018-12-20). 2018-12-20 тикшерелгән.
  8. How Demna Gvasalia Is Revolutionizing Balenciaga From the Inside Out. Vogue. 2018-12-20 тикшерелгән.
  9. Основатель Vetements ушел из модного дома. 2021-02-27 тикшерелгән.
  10. 2018 WINNERS CFDA AWARDS.
  11. Вышел трейлер фильма Ренаты Литвиновой «Северный ветер». Над костюмами в нем работал Демна Гвасалия. әлеге чыганактан 2021-10-05 архивланды. 2021-02-27 тикшерелгән.
  12. Демна Гвасалия будет креативным директором презентации альбома Канье Уэста Donda
  13. Condé Nast (2021-08-06). Kanye West’s 'Donda' Listening Party Was Brilliant, Provocative Performance Art.
  14. BFRND architects the ominous aural musings soundtracking Balenciaga’s runways.