Денис Васильев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Денис Васильев latin yazuında])
Денис Васильев
Туган телдә исем лат. Deniss Vasiļjevs
Туган 9 август 1999(1999-08-09) (24 яшь)
Даугавпилс, Латвия
Ватандашлыгы Латвия байрагы Латвия
Һөнәре спортчы (фигуралы шуу)
Спорт такымы әгъзасы Латвия на зимних Олимпийских играх 2018[d]

 Денис Васильев Викиҗыентыкта

Денис Васильев (лат. Deniss Vasiļjevs; 1999 елның 9 августы, Даугавпилс, Латвия) — Латвия тимераякта фигуралы шуучысы. Европа чемпионатының бакыр призёры (2022), дүрт тапкыр Латвия чемпионы (2016—2018, 2020).

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денис 1999 елның 9 августында Латвиянең Даугавпилс шәһәрендә туа. Фигуралы шуу белән 2003 елдан бирле шөгыльләнә. 2013—2014 сезонында яшьүсмерләр арасында чыгыш ясый башлый. 2015 ел ахырында беренче тапкыр Латвия чемпионатында алтын медаль яулый.

2016 елда беренче тапкыр Европа чемпионатында чыгыш ясый, ярыш нәтиҗәләре буенча 12 нче урында урнаша. Февраль аенда яшүсмерләр Олимпия уеннарында катнаша һәм көмеш медаль яулый. Март аенда дөнья чемпионатында беренче тапкыр чыгыш ясый һәм 14 нче урында урнаша. Шул ук елны швейцария фигуралы шуучысы Стефан Ламбьель җитәкчелегендә күнегүләр ясый башлый[1].

2017 елның гыйнвар аенда Европа чемпионатында 7 нче урынны яулый. Мартта Һельсинкида дөнья чемпионатында 14 нче урында урнаша һәм 2018 елгы Олимпия уеннарына квалификация уза ала.

2017—2018 сезонында Россиядә Rostelecom Cup 2017 Гран-при этабында чыгыш ясый һәм 8 нче урынны яулый. Япониядә NHK Trophy 2017 Гран-при этабында 6 нчы урынный яулый. 2018 елның гыйнвар аенда Мәскәүдә узган Европа беренчелегендә катнаша һәм ярыш нәтиҗәләре буенча 4 нче урынны яулый. Пхёнчханда узган Олимпия уеннарында 19 нчы урынны яулый.

2020—2021 сезонын Nebelhorn Trophy 2020 ярышында башлый һәм алтын медаль яулый. Әлеге ярышта Денис үз карьерасында беренче тапкыр чиста дүртләтелгән сикерү башкара[2]. Яңа сезонда спортчы кыска программада Гидон Кремер башкарган «Le Grand Tango» музыкасына чыгыш ясый, ирекле программада — Сергей Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта» балетыннан музыка[3]. 2021 елда узган дөнья чемпионатында 18 нче урынны яулый һәм 2022 елгы Олимпия уеннарына квалификация уза.

2021—2022 сезонында кыска программада Марат Бисенгалиев башкарган «Sarakiz II. Romanza» музыкасына һәм Хаяо Миядзакиның «Мононоке принцессасы» анимесында яңгыраган «The Battle Drums» музыкасына, ирекле программмада «Ромео һәм Джульетта» балетыннан музыкага чыгыш ясый[4]. Ике Гран-при этабында чыгыш ясый (Gran Premio d'Italia һәм Internationaux de France) һәм ике ярышта да 4 нче урынны яулый. 2022 елның гыйнвар аенда Таллиннда узган Европа чемпионатында чыгыш ясый. Кыска программада һәм ирекле программада да хаталарсыз чыгыш ясый һәм бакыр медаль яулый[5]. Денис яулаган медаль Латвия фигуралы шууы өчен тарихи вакыйга була — бу Латвия өчен беренче Европа чемпионаты медале була. Февраль аенда Пекинда узган Олимпия уеннарында чыгыш ясый һәм 13 нче урында урнаша. Сезонны дөнья чемпионатында тәмамлый, анда шулай ук 13 нче урында урнаша.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]