Эчтәлеккә күчү

Джон Һердон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джон Һердон latin yazuında])
Джон Һердон
Туган телдә исем John Bertrand Gurdon
Туган 2 октябрь 1933(1933-10-02) (91 яшь)
Бөекбритания
Яшәгән урын Англия
Милләт япун
Ватандашлыгы Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Әлма-матер Крайст-Чөрч[d], Итон көллияте[d] һәм Edgeborough School[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Оксфорд университеты, Кембриҗ университеты[1] һәм Калифорния технология институты[d]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе

 Джон Һердон Викиҗыентыкта

Сэр Джон Һердон (ингл. Sir John Gurdon) — британ галиме, Кембридж университетының онкологик тикшеренүләр һәм эмбриология институты хезмәткәре. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2012).

Галим Бөекбританиядә туа. Итон һәм Оксфорд университетының Крайст-Чёрч көллиятләрен тәмамлый. Докторлык диссертациясен яклаганнан соң фәнни эшен Калифорния технологик институтында дәвам итә. Соңрак Оксфорд университетының зоология кафедрасында эшли. 1971 елдан ул Кембридж университетында эшли.

Фәнни эзләнүләре өчен 1971 елда Джон Һердон Лондонского король оешмасының әгъзасы була. 1995 елда аңа ритсер дәрәҗәсе бирелә. 2004 елда күзәнәк биология һәм онкология институтына Һерден исеме бирелә. 1989 елда ул — Вольф премиясенә, 2009 елда Ласкер премиясенә лаек була. Фәнни казанышлары өчен 2012 елда аңа Синье Яманаке белән берлектә Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе тапшырыла.


  1. Montenegro A. ORCID Public Data File 2023 — 2023. — doi:10.23640/07243.24204912.V1