Дикъкать Буракаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дикъкать Буракаев latin yazuında])
Дикъкать Буракаев
Туган 30 декабрь 1932(1932-12-30) (91 яшь)
Куергазы районы
Үлгән Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре кандидаты[d]

Буракаев Дикъкать Насретдин улы (30 декабрь 1932 ел1981 ел) — галим-геолог, журналист, балалар язучысы. 1957-1981 елларда СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Геология институты гыйльми хезмәткәре. 1970 елдан ССРБ Журналистлар берлеге әгъзасы. Геология-минералогия фәннәре кандидаты (1967). Башкорт АССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1979)

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дикъкать Насретдин улы Буракаев 1932 елның 30 декабрендә Башкорт АССРы Куергазы районының Югары Мотал авылында укытучы гаиләсендә туа.

Таймас урта мәктәбендә укый, 1952 елда Уфа шәһәренең 9нчы башкорт мәктәбен (хәзер Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт җөмһүрият гимназия-интернаты) көмеш медальгә тәмамлый.

1957 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый. Киләсе хезмәт юлы СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Геология институты белән бәйле. Олуг лаборанттан алып олуг гыйльми хезмәткәргә кадәр баскычларны үтә. Башкортстанның түбән карбон катламнарында карамай, ташкүмер яткылыкларын өйрәнә. Геологик терминнарның башкортчага тәрҗемәсе буенча эш алып бара. Терминология комиссиясе әгъзасы була. Табигатьне саклау, аеруча җир асты суларын пычратмау, чүплекләрнең эшкәртелмәве урында мәкаләләр белән чыгыш ясый. Җирне рациональ куллану буенча эшләгән геологларны районнарга беркетергә кирәк дигән тәкъдим белән мәкалә яза. Геологиягә кагылышы булган археология, география, топонимика, астрономия белән дә кызыксына.

1967 елда «геология-минералогия фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була.

Докторлык диссертациясе өстендә эшли, әмма яклап өлгерми.

1981 елда Уфада вафат була.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нефть тураһында очерктар. — Өфө, 1965.
  • Серҙәр донъяһына сәйәхәт. — Өфө, 1971.
  • Аждаһа күле. — Өфө, 1974.
  • Буракаев, Дикат Насретдинович. Путешествие в страну чудес : Науч.-попул. очерки. [Для сред. и ст. шк. возраста] / Диккат Буракаев; [Предисл. Р. Шакура. - Уфа : Башк. кн. изд-во, 1983. - 232 с. : ил.; 16 см. Башк. Геология NL Баш 20/207

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт АССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1979)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]