Димитрис Прифтис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Димитрис Прифтис latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Димитрис Прифтис
грек.Δημήτρης Πρίφτης
Д.Прифтис.jpg
Туган телдә исем Димитриос Прифтис
Туган 27 октябрь 1968(1968-10-27) (51 яшь)
Греция Афиннар
Милләт грек
Ватандашлыгы ЮнанстанFlag of Greece.svg Юнанстан
Һөнәре баскетболчы, тренер
Спорт такымы әгъзасы Aris Thessaloniki[d]

Димитрис Прифтис (грек. Δημήτρης Πρίφτης, 1968 елның 27 октябре, Греция, Афиннар) — УНИКС баскетбол клубының баш тренеры (2017 елның июленнән). 2008 елдан Грециянең баскетбол буенча җыелмасы баш тренерының (Йонас Казлаускас, Панайотис Яннакис, Элиас Зурос, Кацикарис) ассистенты. Грециянең «Ел тренеры - 2016» исеменә лаек булган..

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елның 27 октябрендә Греция башкаласы Афиннар шәһәрендә туган. 30 яшендә баскетбол уйнаудан туктап, тренерлык эшенә күчә.

1998-2000 елларда «Арис» (Глифадас шәһәре), «Аргирополис» баскетбол клубларының (БК), шулай ук «Кронос», «Эспидерис» хатын-кыз баскетбол командаларында тренер.

2000-2003 елларда «Ионикос» БК (Никаиас шәһәре) һәм «Дафин» БК тренеры.

2003-2009 елларда АЕК БК (Афиннар) тренерлар штабы әгъзасы.

2009-2010 елларда «Арис» БК (Сәләник шәһәре) баш тренеры (Фoцис Кацикарис, соңрак Дэвид Блатт) ассистенты.

2010-2012 елларда «Кавалу» БК баш тренеры.

2012 елда «Икарос» БК (Калитеас шәһәре) баш тренеры.

2013 елда «Колосс» БК (Родос шәһәре) баш тренеры. «Колосс» БК 2013 елда Греция байрагы Греция чемпионы, 2014, 2015 елларда Греция Кубогына лаек була.

2013-2015 елларда «Панатинаикос» БК тренерлар штабы әгъзасы.

2015-2017 елларда «Арис» БК баш тренеры. 2016 ел сезонын «Арис» БК 4нче урында тәмамлый.

2017 елның июленнән Уникс (Казан баскетбол клубы) логотибы УНИКС БК (Казан, РФ) баш тренеры.

Уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]