Дмитрий Костомаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Костомаров latin yazuında])
Дмитрий Костомаров
Туган 23 март 1929(1929-03-23)
Мәскәү, СССР
Үлгән 9 август 2014(2014-08-09) (85 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Ховански зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер МДУның физика факультеты[d]
Һөнәре математик, информатика өлкәсендә белгеч
Эш бирүче МДУның физика факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Костомаров Дмитрий Павлович (23 март 1929 ел — 9 август 2014 ел) — математика өлкәсендә совет һәм Россия галиме, югары мәктәп укытучысы, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының исәпләү математикасы һәм кибернетика факультеты деканы (1990-1999), РФА академигы (2011).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дмитрий Павлович Костомаров 1929 елның 23 мартында Мәскәүдә туган.

1947 елда Мәскәү механика институтының инженер-физика факультетына (хәзер — НИЯУ МИФИ) укырга керә. 1948 елда Мәскәү дәүләт университетының физика факультетына күчә, 1952 елда аны уңышлы тәмамлый.

1952-1955 елларда физика факультетының аспирантурасында математика кафедрасында белем ала, гыйльми җитәкчеләре — Ю. Л. Рабинович, А. А. Самарский. 1956 елда физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп «Об асимптотик поведении решение систем линин дифференциальные уравнений в окрестности иррегуляр-особой точки»[1] темасына диссертация яклый .

1955 елдан Мәскәү дәүләт университетында укыта, физика факультетының математика кафедрасы ассистенты (1955-1961), доцент (1961-1971). 1971 елдан — Мәскәү дәүләт университетының исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетында, исәпләү математикасы кафедрасы доценты (1971-1972). Физика-математика фәннәре докторы (1968), диссертациясенең темасы: «Электромагнитны волны в плазма». 1972 елдан — Мәскәү дәүләт университетының исәпләү математикасы һәм кибернетика кафедрасы профессоры, МДУ ВМК-ның гыйльми тикшеренүләрне автоматлаштыру кафедрасы мөдире (1988 елдан). 1990-1999 елларда исәпләү математикасы һәм кибернетика факультеты деканы. 1990-1999 елларда исәпләү математикасы һәм кибернетика факультеты деканы.

2014 елның 9 августында Мәскәүдә вафат була. Николо-Хованское зыяратында җирләнгән[2].

Фәнни кызыксынулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Плазма физикасына, электродинамикада, ядро физикасында математик модельләштерү өлкәсе.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • СССР Дәүләт премиясе (1981)
  • I дәрәҗә Ломоносов премиясе, фән өлкәсендә (1976)
  • Ломоносов премиясе, педагогик эшчщнлеге өчен (1996)[3].
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1990)[4]
  • Почет ордены (1999)[5]
  • Дуслык ордены (2005)[6]
  • РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1980)

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Днестровский Ю. Н., Костомаров Д. П. Математическое моделирование плазмы — М.: Наука, 1982, 320 с.
    • Костомаров Д. П., Фаворский А. П. Вводные лекции по численным методам. М.: Логос, 2004. 184 с. ISBN 5-94010-286-7
    • Костомаров Д. П., Тихонов А. Н. Вводные лекции по прикладной математике - М.: Наука, 1984, 190 с. (соавт.);
    • Костомаров Д. П., Корухова Л. С., Манжелей С. Г. Программирование и численные методы - М.: изд-во МГУ, 2001, 224 с.
    • В ряду поколений. Рассказы и очерки. — М.: МАКС Пресс, 2011. — 223 с. ISBN 978-5-317-03700-0

Барлыгы: 137 мәкалә, 10 китап, конференцияләрдә 10 доклад, 10 тезис доклад, 2 фәнни тикшеренү эше, 3 диссертация, 18 уку курслары [7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Каталог РНБ
  2. ДМИТРИЙ ПАВЛОВИЧ КОСТОМАРОВ (23.03.1929-09.08.2014)
  3. Лауреаты премии имени М. В. Ломоносова 1996 год — сайт МГУ
  4. Указ Президента СССР от 9 августа 1990 N 528 «О награждении тов. Костомарова Д. П. орденом Трудового Красного Знамени»
  5. Указ Президента Российской Федерации от 17 июня 1999 N 788 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  6. Указ Президента Российской Федерации от 15 марта 2005 N 293 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  7. ИСТИНА МГУ: Научные работы Д. П. Костомарова

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Профиль Дмитрия Павловича Костомарова на официальном сайте РАН
    • Статья на сайте «Летопись Московского университета»
    • Статья на сайте факультета ВМК МГУ
    • Архив фотографий Д. П. Костомарова на сайте контент-центра ВМК МГУ
    • Историческая справка на сайте Архива РАН
    • Дмитрий Костомаров в «Журнальном зале»
    • Костомаров Дмитрий Павлович (научные работы). ИСТИНА МГУ. Дата обращения: 28 марта 2019.