Дмитрий Фурманов
| Дмитрий Фурманов | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телендәге исеме | Дмитрий Андреевич Фурман |
| Туган | 26 октябрь (7 ноябрь) 1891 Россия империясе, Кострома губернасы, Нерехта өязе, Середа авылы |
| Үлгән | 15 март 1926[1][2][3] (34 яшь) ССРБ, Мәскәү |
| Үлем сәбәбе | минингит[d] |
| Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
| Ватандашлыгы | Россия империясе РСФСР[d] |
| Әлма-матер | Мәскәү университетының тарих-филология факультеты[d] |
| Һөнәре | язучы, инкыйлабчы, сценарист, хәрби хезмәткәр |
| Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
| Җефет | Анна Никитична Фурманова[d] |
| Катнашкан сугышлар/алышлар | Беренче бөтендөнья сугышы һәм Россия ватандашлар сугышы |
Дмитрий Андрей улы Фурманов (Дмитрий Андреевич Фурманов, чын фамилиясе — Фурман, 26 октябрь (9 ноябрь) 1891 — 15 март 1926 ел) — рус совет язучысы, революционер.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дмитрий Фурманов 1891 елның 26 октябрьдә (9 ноябрьдә) Кострома губернасы Нерехта өязенең Середа авылында (1941 елдан — Фурманов шәһәре) крестьян гаиләсендә туган. Тиздән Фурмановлар гаиләсе Иваново-Вознесенскига күчә.
1900—1903 елларда Фурманов шәһәр училищесында белем ала. 1908 елда Киңәшмә рельный училищесының 5 класска укырга керә. 1912 елда Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә, ләкин тиздән тарих-филология факультетына күчә. 1915 елда укуны тәмамлый һәм Беренче бөтендөнья сугышында Кызыл Крестының шәфкать бертуганы буларак катнаша.
1916 елда Иваново-Вознесенскига кире кайта, анда социалистов-революционерлар һәм анархистлар оешмаларында катнаша.
Октябрь инкыйлабыннан соң, Иваново-Вознесенск губернасы башкарма комитетының рәисенең урынбасары (рәисе — Михаил Фрунзе). 1918 елның июньдә БКП (б)га керә. Иваново-Вознесенск полкының составында, Ватандашлар сугышының фронтына китә. Моннан соң — Василий Чапаевның 25-нче укчылар дивизиясенең комиссары, Төркистан фронтының сәяси идарәсенең башлыгы, Җидесу өлкәсендә Революцион Хәрби Советы вәкиле, Епифан Ковтюх җитәкчелегендәге Кубаньга десантының комиссары.
1924—1925 елларда — Мәскәү пролетар язучылар берләшмәсенең секретаре.
1926 елның 15 мартында менингиттан үлә. Новодевичье зиратында күмелә.
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп әсәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Истәлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- (үле сылтама)
- Биография
- ↑ Фурманов Дмитрий Андреевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- ↑ Русская литература XX века. Прозаики, поэты, драматурги / мөхәррир Н. Н. Скатов — 2005. — ISBN 5-94848-307-X
