Эчтәлеккә күчү

Дулу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дулу latin yazuında])
Көнбатыш төрки каһанлыгы (603704)

ДулуКөнбатыш төрки каһанлыгында (603704) ун ук төркиләре берләшмәсенә кергән биш кабилә. Ун ук төркиләренә шулай ук биш нушиби кабиләсе кергән. Биш дулу кабиләсенең берсе - кимәкләр - бүгенге татарлар (аеруча Себер татарлары) бабаларының берсе булып санала.

Кимәк каһанлыгы (757-1035) (казакъча харита)

Фарсы тарихчысы Әбү Сәид Гәрдизи буенча 9 гасырда кимәк дәүләтенә 7 кабилә төркеме: ишк, ланиказ, аҗлад, айрум, баяндур, татар, кыпчак халыклары кергән. 11 гасырда кимәкләр үз йогынтысын югалта һәм кыпчакларга буйсына.

Дулу хакиме чур (чура) дип йөртелгән.

Дулу биш кабиләсе (Кытай чыганагыннан әйтелеше):

  • чумукүн 处木昆) (кимәкләр, чумугүнлүй)
  • хулуҗүй 胡禄居 (хулуву көе)
  • шәшәти 摄舍提 (нәшәтидүн)
  • тучышы 突骑施 (төргешләр, тучиши хэлоши)
  • шуниши 鼠尼施 (шуниши)

Лев Гумилев "Борынгы төркиләр" китабында Көнбатыш төрки каһанлыгында дулу кабиләләренең җитәкчелек итү чорын тәфсилле тасвирлый.

  • Юкук Ирбис-Дулу хан 638-653
  • Халлыг Ышбара-Җагбу хан 653-657
  • Ашина Мише-шад 657-662
  • Ашина Юанькин-шад 679-693
  • Ашина Хушэло-шад 693—704
  • Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы
  • Зуев Ю. А. Самое сильное племя. Туркестанская библиотека
  • Лю Сюй. Цзю Тан Шу (Старая хроника государства Тан). Пекин, Бо-на, 1958, гл. 194Б, с.3а, 14.
  • Чэнь Чжунмянь. Си туцзюе шиляо. Буцюе ши каочжэн. (Материалы по истории западных тюрков. Дополнения и исправления. Пекин, 1958, С.13.
  • Рашид ад-Дин, 1965, C. 335.