Евгений Шамеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгений Шамеев latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 9 июнь 1988(1988-06-09) (35 яшь)
Туу урыны Әгерҗе районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре биатлонист
Спорт төре Биатлон

Евгений Ефимович Шамеев (9 июнь 1988, Байтуган Әгерҗе районы, Татар АССР) — Россия биатлончысы, биатлон һәм җәйге биатлон буенча Россия чемпионаты призеры. Россия спорт мастеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шамеев Евгений Ефимович 1988 елның 9 июнендә Татарстан Республикасының Әгерҗе районындагы Байтуган авылында туган. 2005 елга кадәр Күләгәш урта мәктәбендә укый, аннары Казан Олимпия резервы училищесына чакырыла. Спорт мастерының нормативын берьюлы ике спорт төре: чаңгы узышлары һәм биатлон буенча башкара. Хәзерге вакытта биатлон буенча Удмуртия җыелма командасы лидерларының берсе булып тора[1]. Удмуртия Республикасы данын яклый. Ижау шәһәренең Спорт әзерлеге үзәге һәм Кораллы көчләр командасы өчен чыгыш ясый. Беренче тренеры — Ю. Н. Васильев, шулай ук Н. Г. Хаҗиев, В. А. Чуркин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

2009 елда эстафетада һәм патрульләр узышында яшүсмерләр арасында Россия беренчелеге призеры булды.

Өлкәннәр дәрәҗәсендә кышкы биатлонда — 2011 елгы Россия чемпионатының патрульләр ярышында һәм 2012 елда Удмуртия җыелма командасы составында команда ярышында бронза призеры. Җәйге биатлонда — Россия чемпионатының эстафетада бронза призеры[2].

2015 елда Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчесе[3].

2018 елда җәйге биатлон буенча дөнья чемпионатында Россия җыелмасы составына керә[4], әмма бер узышта да старт алмый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://agryz.tatarstan.ru/index.htm/news/621452.htm В настоящее время наш земляк Евгений Шамеев является одним из лидеров сборной команды Удмуртии по биатлону(үле сылтама)
  2. Летний биатлон. Чемпионат России. Эстафета. Команда Волкова выиграла, команда Гараничева — 2-я
  3. Евгений Шамеев и Светлана Бочкарёва выиграли масс-старт на чемпионате Приволжского ФО в Уфе
  4. Кручинкина и Шамеев заменят Ильченко и Филимонова в составе сборной России на летний ЧМ-2018

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]