Зебра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зебра latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Зе́бралар (лат. Hippotigris) — атлар ыругының асыругы. Бу асыруг эченә Бурчелла зебрасы (Equus quagga), Греви зебрасы (Equus grevyi) һәм тау зебрасы (Equus zebra) керә. Зебралар белән йорт атлары арасындагы гибридлар — зеброидлар, ә зебралар белән ишәкләр арасындагы гибридлар зебруллар дип атала. Зебралар төркемнәре зур түгел:ана зебралар, балалар һәм бер ата зебрадан тора.