Зоран Заев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зоран Заев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зоран Заев
Zoran Zaev oct 2017 (cropped).jpg
Төньяк Македония премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2017 елның 31 мае
Шәхси мәгълүмат
Туган 8 октябрь 1974(1974-10-08) (45 яшь)
Югославия, Струмица
Сәяси фирка МСДБ
Җефет Zorica Zaeva[d]
Белем Өскеп Изге Кирилл һәм Мефодий университеты

Зоран Заев (мак. Зоран Заев, 1974 елның 8 октябре, ЮСФҖ, Македония СҖ, Струмица) — македон сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, 2017 елның 31 маеннан Flag of North Macedonia.svg Төньяк Македония премьер-министры. 1996 елдан МСДБ фиркасе әгъзасы, 2013 елдан фирка җитәкчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елның 8 октябрендә элекке Югославиянең Македония җөмһүриятендә туган. Скопье Изге Кирилл һәм Мефодий университетының икътисад факультетын, соңрак шул ук университетта «монетар икътисад һәм финанслар» белгечлеге буенча магистрлык курсын тәмамлаган. МСДБ фиркасенең Струмицадагы бүлекчәсе җитәкчесе, 20062008 елларда фирканең вице-президенты, 2013 елдан фирка җитәкчесе вазифаларына сайланган. 20052016 елларда Струмица мэры. 2017 елның 31 маенда ил парламенты (120 депутатның 62 се уңай тавыш биргән) Зоран Заев хөкүмәтенә ил белән идарә итәргә вәкаләтләр биргән.

Сәяси карашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зоран Заев илнең НАТОга һәм Аурупа берлегенә керүе өчен тырыша, шуның өчен илнең атамасын Македония Җөмһүриятеннән Төньяк Македония итеп үзгәртү турында Греция белән килешүне имзалау яклы була.

Аурупа берлеге стандартларына туры килү өчен, Зоран Заев хөкүмәте соңгы елларда халык өчен авыр реформалар уздырырга мәҗбүр була.

Төньяк Македония белән Евросоюзга керү турында сөйләшүләрдән баш тарту (Франция, Төньяк Македониядә коррупциягә каршы көрәш йомшак бара, дигән сылтау белән каршы чыга) бу илдә вакытыннан алда сайлауларга китерә[1].

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Зорица Заева. Ике балалары бар: Александр, Душко.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]