Македония Җөмһүрияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Македония Җөмһүрияте
Flag of Macedonia.svg Македонија илтамгасы
Байрак Илтамга
Македонија милли һимны
Location Macedonia Europe.png
Рәсми телләр македонский язык
Башкала Өскеп
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} {{{Җитәкчеләр}}}
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

2 107 158[1] кеше
КПҮИ  0,697, 0,738[2], 0,742[2], 0,743[2], 0,744[2] һәм 0,747[2] 
Акча берәмлеге македонский денар
Интернет-домен .mk
ISO коды MK
ХОК коды MKD
Телефон коды +389
Сәгать пояслары Үзәк Аурупа вакыты, UTC+01:00 һәм UTC+02:00
Балигъ булу яше 18

Координатлар: 41°39′00″ т. к. 21°43′00″ кч. о. / 41.65000° т. к. 21.716667000000001053195° кч. о. / 41.65000; 21.716667000000001053195 (G) (O)

Македония Җөмһүрияте (макед. Република Македонија)Балкан ярымутравында урнашкан дәүләт.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македония Җөмһүрияте Балкан ярымутравы үзәгендә, Вардар елгасы бассейнында урнашкан. Ул Албания, Болгария, Сербия һәм Греция белән чиктәш.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македония мәйданы 25 713 кв. км били.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македония башкаласы - Скопье. Иң эре шәһәрләр: Скопье (563 мең кеше), Битола (138 мең кеше), Куманово (136 мең кеше), Тетово (180 мең кеше). Административ мөнәсәбәттә Македония 30 районга бүленгән.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македония - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент, хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - бер палаталы Ассамблея.

Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македонияның күп өлешен яссы түбәләр һәм текә авышлы өслекләр белән уртача биеклектәге таулар алып тора (биеклеге 2764 м га кадәр). Таулар күлләр алып торучы (Охрид һәм Преспан) яки елга үзәннәре (Вардар елгасы бассейны) алып торучы тектоник түбәнәюләр белән аерылган. Төньяк-көнбатышта Македония һәм Косово чигендә Македонияның иң зур тавы Титов врх (2748 м) бар. Македонияда өч зур милли парк: Пелистер (Битоладан көнбатышрак), Галичица (Орхид һәм Преспан күлләре арасында) һәм Маврово (Охрид һәм Тетово арасында).

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македония территориясендә кургаш, цинк, бакыр, тимер рудасы ятмалары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македонияда Урта Диңгез климаты. Җәй эссе һәм коры, кыш йомшак һәм яңгырлы. Кышын Вардар елгасы үзәнендә җылы җил илнең төньяк өлешендә хөкем сөрүче континенталь климатны йомшарта. Январьның уртача температуралары -1 - 3°С, июльнең 18-22°С. Явым-төшемнәр елына 500 мм.

Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Орхид һәм Преспан күлләре Балкан ярымутравында иң зур күлләр булып тора. Алар Македонияның көньяк-көнбатыш өлешендә Албания белән чиктә урнашкан. Вардар елгасы илнең үзәге һәм башкаласы аша ага.

Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыш өслекләрдә 2000 м биеклеккә кадәр катнаш урманнар һәм куаклыклар үсә, өстәрәк далалы тау болыннары урнашкан.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македония фаунасы өчен бүре, төлке, куян, керпе, болан, кабан хас. Күлләр янында пеликаннар яши, карст җирләрдә - ташбакалар,еланнар, кәлтәләр яши.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македонияда якынча 2 млн кеше яши. Халыкның якынча 68%-ы - македон славяннары. Башка этник төркемнәр: албаннар - 22%, серблар - 5%, чегәннәр - 3,6% һәм төрекләр - 3,4%. Албаннарның күпчелеке илнең төньяк-көнбатыш өлешендә Тетово һәм Дебар арасында урнашкан. Монда үз вакытында албан телендә белем алу өчен хокуклар саклау өчен демонстрацияләр узган. Македон славяннары антик чорның грек македоннары белән бернинди уртак әйбере юк диярлек. Македон теле бик болгар теленә охшаган һәм серб теленә охшаган. Күп этнографлар македоннарны этник болгарларга кертәләр. Болгария хөкүмәтенең рәсми позициясе булып македоннарның болгарлар икәне тора. Македоннар арасында исә бу караш тарафдарлары бик аз.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлык диярлек албаннар һәм төрекләр - мөселманнар, славяннар - православ динендә.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македония территориясендә кешеләр неолит чорыннан бирле яши. Беренче тарихта билгеле торак пунктны иллирия һәм фракия кабиләләре нигезләгәннәр. Безнең эрага кадәр V гасырда Македония территориясында дәүләт пәйда булган (безнең эрага кадәр II гасырга кадәр яшәгән). Һөнәр һәм сәүдә үзәкләре буларак шәһәрләр булмаган диярлек. Безнең эраның VI-VII гасырларында Македония территориясенә славян кабиләләр урнаша башлый. Бу кабиләләр хәзерге Болгария территориясендә урнашкан кабиләләр белән бер төркем булган дип исәпләнә. VII гасырда Византия Македония славяннарын өлешчә буйсындыра. 670-675 елларда Македонияга хан Куверның протоболгар ордасы бәреп керә һәм Битола шәһәре янында төпләнә. IX гасырда Македонияның күп өлеше Беренче Болгар Патшалыгына керә. IX-X гасырларда Македония территориясында феодаль мөнәсәбәтләр формалаша, христианлык киң тарала. 1018 елда Македония Византия империясы тарафыннан яулап алына. 1230 елда македон территориясы Икенче Болгар Патшалыгы өлеше була. XIV гасыр уртасында Македонияны серб патшасы Стефан Душан яулап ала, ә XIV гасырның соңгы чирегендә - Госманлы империясе яулап ала. Төрек хөкүмәте вакытында Македонияга күп албаннар килә, саф мөселман авыллар барлыкка килә. Грекларның 1821-1829 елларда грек милли азатлык инкыйлабына бәйле үсүче ирек көрәше Македонияда грек халкын та колачлаган. Македонияның Госман изүен бетерүгә һәм Константинополь патриархиясы алып барган эллинизациягә каршы славян халкының азатлык хәрәкәте дә ачыла. 1903 елда Македонияда милли-азатлык фетнәсе башлана, аның барышында Крушев Җөмһүрияте игълан ителә һәм Н. Карев башында торган инкыйлаб хөкүмәте барлыкка килә. XX гасыр башында Европа дәүләтләренең (бигрәк тә Германия һәм Австро-Венгрияның) Балкан ярымутравында хакимлек өчен көрәш кискенләшү белән Македония халыкара каршылыкларның бер төененә әйләнә. Башка балкан илләренең Македония өчен көрәше дә кискенләшә. 1912-1913 елгы Балкан сугышары нәтиҗәсендә Македония Сербия (Вардар Македониясы), Греция (Эгей Македониясы) һәм Болгария (Пирин крае) арасында бүленә. 1918 елда Вардар Македония Серблар, Хорватлар һәм Словеннар Корольлеге өлеше була (1929 елдан - Югославия). Вардар Македониясы король Югославияның иң артта калган районнарның берсе була. Король Югославиясенда хөкем сөрүче торышка ия булган серб буржуазиясе Вардар Македониясында милли басым сәясәтен үткәрә. "Македония"ның исеме үк рәсми лексиконнан сызып ташлана, көчләп сербизация үткәрелә. Бу македоннар ягыннан актив каршылыкка китерә, македон мәдәният түгәрәкләре булдырыла, македон әдәби тел формалаша, македон милли әдәбият нигезләре салына, моңа алдынгы иҗтимагый көчләрнең, коммунистларның, прогрессив зыялыларның актив эшчәнлеге хезмәттәшлек итә. Македон милләтенең формалашуы процессы бара. 1941 елда Югославияне Һитлер гаскәрләре оккупациясе нәтиҗәсендә Вардар Македониясының күп өлеше монархо-фашист Болгария тарафыннан оккупацияләнә, ә башка районнар - фашист Италия тарафыннан оккупацияләнә. 1941 елның октябренда Гомум-югослав милли азатлык хәрәкәтенең составлы өлеше булган Вардар Македониясе азатлык көрәше башлана. 1943 елда Югославиянең халык азат итү антифашист вечесының 2-нче сессиясенда Югославия тигезхокуклы халыкларның, шул исәптән македоннарның федерациясе булып төзеләчәге турында карар кылына. 1944 елда Македония тәмам фашист оккупантларыннан азат ителә. 1945 елның апреленда Македонияның беренче халык хөкүмәте оеша. 1945 елның ноябренда Федератив Халык Җөмһүрияте Югославия игълан ителә. Македония халык җөмһүрияте аның алты җөмһүриятенең берсе була. Социалистик төзелеш шартларында македон милләтенең формалашу һәм үсүнең яңа этабы башлана, аның процессында наданлык бетерелә, туган телдә белем бирү барлыкка китерелә, эшләүчеләрнең фән һәм мәдәният казанышлары белән таныштырылуы була, зыялылар барлыкка килә, македон халык мәдәнияте формалаша һ.б. 1991 елның 8 сентябренда референдум уза һәм македоннарның 74%-ы бәйсезлек өчен тавыш бирә. 1992 елның январенда ил үзен Югославиядан тулысынча бәйсез игълан итә.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македония - аграр-индустриаль ил. Хромитлар, бакыр, кургаш-цинк, тимер рудалар чыгару. Кара һәм төсле металлургия, машина төзү, химик-фармацевтик, азык (тәмәке, хәмер, дөге чистарту), җиңел, агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре. Авыл хуҗалыгында үсемлекчелек хөкем сөрә: бөртеклеләр (дөге, бодай, кукуруз). Мамык, опий мәге, арахис, анис үстерелә. Македония - көньяк сортлары тәмәкенең әһәмиятле җитештерүчесе. Җимеш үстерү, йөземчелек. Тау көтүләрендә сарыкчылык. Күл балыкчылыгы. Урман хуҗалыгы. Экспорт: кием, текстиль, машина һәм җиһазлар, дарулар, йорт җиһазлары, авыл хуҗалыгы продукциясе. Акча берәмлеге - македон динары.

Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнгать һәм архитектура. Македония территориясында IV - VI гасырларда булган шәһәрләр җимерелекләре сакланган - Стоби, Скупи, Гераклеи. Урта гасыр архитектурасының характеры Византия архитектурасы тәэсире белән билгеләнә. Төрек басып керүенә кадәр дини булмаган төзүнең вәкилләре булып Скопьеның циклопик диварлары калдыклары (535), Самуил патша замогы (XI гасыр башы) тора. Чиркәү архитектурасының иртә килгән типы - купол һәм хорлар белән өчнефлы базилика (Охридада изге София базиликасы, якынча 1037-1050 еллар). XII - XIV гасырларда бер башлы хач-купол гыйбадәтханәсе типы ныгытыла - бер башлы (Лесновода Изге Михаил һәм Гавриил чиркәве, 1341) яки биш башлы (Нерезида Изге Пантелеймон чиркәве, 1164). XIII гасыр ахырыннан биналарның фасадлары таш һәм кирпечтән бизәкле иттереп салып куеп фасадлар бизәлгән. Төрекләр хөкеме вакытында шәһәрләрдә (Скопье, Битоле, Штипе һ.б.) гөмбәзле мәчетләр, манаралар, кунакханә өй алдылары, мунчалар һәм манарасыман биналар төзелгән. Монастырьларның сәнгатьле ансамбльләре (Иоанн Бигорский монастыре, 1743) һәм халык төзүенең төрле үрнәкләре (өй алды тирәли бүлмәләр симметрик урнашуы белән һәм урамнан изоляцияләнгән өй даирәсе белән торак йортлар) XVIII-XIX гасырларга карый. Урта гасыр рәсем сәнгате вәкилләре булып Македонияда күпсанлы фрескалар тора, алар көнчыгыш Европа XI-XIV гасырларның көнчыгыш Европа рәсем сәнгатендә мөһим урын алып тора. Византия чорының сәнгатенең әһәмиятле һәйкәлләре булып Охридта Изге София гыйбадәтханәсендә (XI гасыр уртасы) һәм Нерезида Изге Пантелеймон чиркәвендә (1164) фреска цикллары тора. Византия сәнгатенең соңгы чәчәк атуы белән Охридта Изге Клемент чиркәвендә (1295) һәм Старо-Нагоричино (1317-1318) Изге Георгий Чиркәвендә Михаил һәм Евтихий осталарының фрескалары бәйләнгән, алар сюжетлар күптөрлелеге һәм чын детальләр муллылыгы белән аерылып тора.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О. Родин, Т.М.Пименова


  1. 1,0 1,1 база данных Всемирного банка
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 2,8 2,9 http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/MKD