Эчтәлеккә күчү

Зур Сәрдек

56°17′46″ т. к. 50°41′54″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зур Сәрдек latin yazuında])
Зур Сәрдек
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Зур Сәрдек авыл җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Зур Сәрдек авыл җирлеге[d]
Почта индексы 422103
Җирле телефон коды 84364
Карта

Зур СәрдекТатарстан Республикасының Кукмара районындагы авыл.

Зур Сәрдек Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 113 чакрым, ә район үзәге Кукмарадан төньяк-көнбатышка таба 17 чакрым ераклыкта урнашкан[2].

Сәрдек атамасының килеп чыгышы бик кызыклы. Кайбер галимнәр “сәрдек” сүзе чиста төрки сүз булырга тиеш, дип язалар. Шиһабетдин Мәрҗани Сәрдек сүзенең килеп чыгышын “Сары тау”, “сары-дак-Сардык” мәгънәсендә бирә. Ә галим Г. Саттаров аны сәрдә үләне күп үскәнгә, шул исем белән аталган, дип фаразлый. Зур Сәрдек авылына 1550-52 елларга кадәр нигез салынган булып, бу вакытта ул хәзерге Киров өлкәсе Бөртамак авылы урынында булган. Зур елгалар буенда яшәгән татар халкын, Явыз Иван, тимерчелек белән шөгыльләнсеннәр өчен, тагын куып җибәргән. Ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында, бабаларыбыз 1700 нче еллар тирәсендә Киров өлкәсенең Яңгул авылы урыныннан хәзерге Зур Сәрдек авылы урнашкан җиргә күченәләр. Яңа урынга күчеп килгәч, моннан 300 ел чамасы ел элек, авылыбыз кешеләре мөселман динен кабул итәләр. Ул вакытларда тау башлары калын урман белән капланган була. Агачларны таудан гына тәгәрәтеп төшереп, авыл халкы мәчетләр төзи. Зур Сәрдек авылы районда гына түгел, республикабызда билгеле авыл, белемле һәм мәгърифәтле. 1912 елда авылыбызда беренче рус-татар мәктәбе ачыла. Аның беренче мөгаллиме – Габдулла Тукайның дусты Сәгыйть Сүнчәләй була. Авылыбыздагы Социалистик Хезмәт герое К.Ф.Шакиров исемендәге гимназиядә 334 бала белем ала, аларга 52 педагог белем бирә. “Әкият” балалар бакчасында 50 гә якын бала тәрбияләнә. Авыл халкына җиде кибет, даруханә, фельдшер-акушерлык пункты, "ОZON" товарлар бирү пункты хезмәт күрсәтә.

Халык саны
1859 1884 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
1448 1534 1576 1466 1077 873 798 1045 1009 944 990 1019

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.


2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 980 кеше яши[3], шул исәптән: татарлар — 98,88%, башка халыклар — 1,12%[3].

Авыл җирлегендә туган күренекле шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1882 Салехов, Самигулла Валиуллович 1950-05-12 Bolshoy Uluy
1931-04-10 Камил Шакиров Казан дәүләт аграр университеты ташчы
агроном
1983-09-10 Зур Сәрдек
1959-08-18 Газинур Морат Казан (Идел буе) федераль университеты шагыйрь
журналист
публицист
әдәби тәнкыйтьче
язучы
1970-04-03 Фәрит Гафиятуллин Казан музыка көллияте
Казан дәүләт мәдәният институты
җырчы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[5]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.