Зәет Мәҗитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәет Мәҗитов latin yazuında])
(Зәет Мәҗит битеннән юнәлтелде)
Зәет Мәҗитов
Туган телдә исем Зәет Мәҗит улы Мәҗитов
Туган 25 август 1927(1927-08-25)
Татарстан Республикасының Актаныш районы Иске Айман авылы.
Үлгән 13 май 2000(2000-05-13) (72 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре язучы, журналист
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Зәет Мәҗит улы Мәҗитов (1927—2000) — татар шагыйре, әдәбиятчы, ТАССР мәдәниятының атказанган хезмәткәре (1987). Фатих Кәрим ис. премия лауреаты. З.Мәҗитов 1965 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Татарстан Республикасының Актаныш районы Иске Айман авылында 1927 елда туган. Пучы урта мәктәбен, КДУның татар теле Һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1951–1954 елларда аспирантурада укый. 1955 елда «Фатих Кәрим поэзиясе» дигән темага диссертация яклый Һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. «Социалистик Татарстан» газетасында эшләп алгач, 1962 елдан 1987 елгача Казан университетында укыта. Әдәбият кафедрасында доцент хезмәтен башкара.

Фатих Кәримнең мирасын барлап, әтрафлы сүз башы һәм искәрмәләр белән, ике тапкыр (1954, 1979–1981 елларда) шагыйрьнең өч томлык әсәрләр җыелмасын басмага әзерләде. Вафатыннан соң аңа Фатих Кәрим исемендәге премия бирелде.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен З.Мәҗитовка 1987 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2000 елның 13 маенда фаҗигале рәвештә һәлак була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хезмәтләре татар тарихына, Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятына багышланган[1]
  • «Таңгы җыр» (1953)
  • «Рәхмәт яусың» (1977)
  • «Чыклы сукмак» (1987)

Аның «Чәчәк бирәм сиңа» шигыренә композитор Әнвәр Бакиров җыр язган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар энциклопедиясе сүзлеге.-Казан:Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.,703б.

Мәйдан журналы. Зәет Мәҗитовның тууына 85 ел 2016 елның 4 март көнендә архивланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарская поэзия в годы Великой Отечественной войны:Пособие для студентов/З.М.Мазитов 141,с.20 (см.Казань, Издательство КГУ 1989).