Зәрдөштлек текстлары
Внешний вид
Зәрдөштлек текстлары — Зәрдөштлек тарафдарларында бар (һәм булган) ышану, дини ихтирам итүгә, әхлакка, закон бирүгә, гадәтләр һәм йолалар тасвирламаларга багышланган традицион текстлар берлеге.
Авеста
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп мәкалә Авеста
Зәрдөштлекнең изге текстлары:
- Ясна («Ихтирам итү») — 72 бүлектән торган Зәрдөштлек литургиясе.
- Вендидад («Диюләргә каршы закон», 22 бүлек)
- Висперед («Барлык бүлекләр») — Яснага 24 бүлектән торган өстәмә.
- Хорде Авеста («Кече Авеста») — көнкүреш догалар җыентыгы
- Фрагментлар — төрле югалтылган насклар фрагментлары.
Пәһләви текстлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сасанидлар вакытларында һәм алардан соң беренче гасырларда Сасанид чоры мирасы нигезендә Урта Фарсы телендә әдәбият.
- Зенд (Авестаның тәрҗемәсе һәм аңа комментарий)
- Дадестан-и меног-и храд («Аң рухы фикер йөртүләре») — үгет-нәсихәт дәгъва тексты
- Денкард («Ышану гамәлләре») — 9 томда Зәрдөштлек дини белемнәрнең зур күләмле энциклопедиясе (беренче икенчесе югалтылган), IX—X гасыр, авторлары — Адурфарнбаг Фаррахзадан һәм Адурбад Умедан.
- Бундахишн («Нигез барлыкка китерү») — космогония һәм дөнья корылышы тасвирламасы, XI гасыр, авторы — Фарнбаг Дадагих
- Визидагиха-и Задспрам («Задспрамның сайланганы»), космогония, Зәрдөшт тормышы, эсхатология, IX гасыр, авторы — Задспрам Джуван-Джаман.
- Дадистан-и Дениг («Ышану турында фикер йөртүләр»), абруйлы мобедның дөньявиларның сорауларына җаваплар, IX гасыр, авторы — Манушчихр Джуван-Джаман.
- Намагиха-и Манушчихр — искә алынган авторның хатлары.
- Шаист-Нашаист («Рөхсәт ителгән һәм рөхсәт ителмәгән») — дини кагыйдәләр тупланмасы.
- Шканд-гуманиг-визар («Икеләнүләрне таратучы фикер йөртү»), апологетик һәм полемик характерлы инша, IX гасыр, авторы Марданфаррух
- Пәһләви риваятьләре (авторлары: Адурфарнбаг һәм Фарнбаг Срош)
- Төрле «андарзлар» (нәсихәтләр)
Фарсы текстлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яңа Фарсы телендә борынгы әдәбият
- Саддар (XI гасыр)
- Саддар Бондахеш (XVI гасыр)
- Фарсы риваятьләре (XV - XVII гасырлар)
- Зартошт-наме - Зәрдөштнең шигъри тормыш тасвирламасы (XIII гасыр, авторы - Зартошт Бахрам Пажду)