Ясна (Авеста)
«Ясна» (Авеста телендә:𐬫𐬀𐬯𐬥𐬀) — Авестаның 72 бүлектән (хаити) торган беренче һәм иң әһәмиятле өлеше. Яснаның тексты Зәрдөштлек гыйбадәте вакытында яңгыраган.
Эчтәлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яснада алкышлы фикерләргә (вохумане), пәйгамбәр (мантрану) Зәрдөшткә, барлыкка китерүче Ходай Ахурамаздага тугърылык анты (5:1); һәм диюләргә (12:1; 32:3) каһәр бар. Яснада фраваши, «киләчәк коткаручы» (саошьянтлар — 9:2; 26:6) һәм Изге Рух (7:18) турында искә алулар бар һәм шулай ук дөньяви һәм тән дөньясы арасында аеру бар (28:2). Ахура-Мазданың улы буларак аңлашыла торган ут ихтирам белән әйлендерелә (3:2; 4:17), шулай ук Ахурамазданың күзе Кояш (4:16), Илаһ свитасыннан язаталар ихтирам белән әйләндерелә (6:20).
9-ынчы бүлектә хаома турында һәм елларында картлык та, үлем дә булмаган бәхетле Йима патшасы турында һәм шулай ук явыз Ажи-Дахака җанвары турында тарихи хикәя бар.
Ясна караклыктан (12:2) һәм ялганнан (друдж, 18:5) баш тарта, аларга хакыйкать (Аша) һәм тыңлаучанлык (Сраоша) идеаллары каршы куела. Гомумән, Ясна аңлаулары буенча дөнья Үзгәрешкә (Фрашкард — 30:9) мохтаҗ, чөнки Авеста "булуның башында" ике рухның дуализмын раслый (45:2). Иң бөек алкыш булып бөтенлек һәм үлемсезлек тора (47:1).
Яснаның ачык образы булып мистик Чинват күпере (46:10, 51:13, 71:16; Сират күпере белән чагыштырыгыз) тора, аның аша бары тик хаклылар узачак. Гөнаһлылар (кавилар һәм карапаннар, ягъни сихерчеләр һәм Зәрдөштлек дошманнары) шулай ук аның аша узып карарлар, әмма Ялган Өенә (46:11; 49:11) егылып төшәчәк.