Дию
Күренеш

Дию (себ.татар- тив; башк.- дейеу) — төрки халыкларның мифларында явыз җан ияләре.
Ышанулар буенча, диюләр — бик күп көчкә ия, дәрманлы, берничә башлы алыплар. Алар ике җенесле дә була алганнар.
Кайбер төркиләрдә алар циклоплар кыяфәтендә дә булганнар. Гагауз һәм төрекләрдә диюләр — зур күкрәкле хатын-кыз алыплар.
Башкортларда һәм татарларда диюләрнең үз җир асты патшалыклары да бар.
Үзбәк, казакъ, кыргыз мифларында алар уңай персонажлар булып саналганнар һәм кешеләргә калалар, кирмәннәр төзүчеләр, сихерчеләрнең ярдәмчеләре булып сурәтләнгәннәр.
