Дию пәрие

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Низами Гянджевиның «Махан сихерләнгән урманда» хикаясендә Дию сурәте.

Дию пәриләретатар һәм башкорт мифологияләрендә иң түбән дәрәҗәле мифик затлар.

Казан татарлары мифлары буенча дию пәриләре җир астында, диңгез төбендә үз калаларында яшәгәннәр.

Җир өстендә алар күренмәү саләтенә ия булганнар, ә кешеләргә кеше кыяфәтендә генә күренгәннәр. Шулай итеп, чибәр кызга әйләнеп алар кешеләргә кияүгә чыга, яки өйләнә алганнар.

Шулай ук, алар кешеләрне төрле тәм- томнар белән сыйлаганнар, тик бу азыкны бисмилла белән капсаң, имеш, дию пәрие ризыгы ат тизәгенә әверелгән.

Кайбер мифлар буенча дию пәриләре ике төргә бүленә: дию һәм пәри.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]