Албасты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Албасты latin yazuında])

Албасты - йоклаган кешене буа торган татар халкының бер мифик иясе. Сүзнең килеп чыгышына карасаң, ул йә әл (искечә кул) басты (ягъни кул белән басучы, буучы), йә ал(ны) басты (ягъни алны, күкрәне басып буучы) сүзләренең кушылуыннан килеп чыгуы ихтимал.[1]

Миф буенча ул килеп буа башлагач, кеше бастырыла башлый, ни чаклы кычкырмакчы булса да кычкыра алмый. Кеше бик каты куркып, албасты төшеп киткәч тә кычкырып уяна.

Албасты, кайчагында, бик зур чүмәлә булып юлда барган кешегә ияреп тә бара.

Мифларга ышансаң, албасты эт өргәнне, әтәч кычкырганны бер дә яратмый, ишетте исә качып юк була.

Кайбер мифларда албасты тимертүшле хатын булып килә. Ул юлчыларны суга да, ул шуннан үлә.

Авылларда балаларны, соң чакта йөрмәс өчен, албасты белән куркытканнар. Ул печән кибәнендә яши һәм кичен кырларда ялгыз йөрүчеләрнең канын ага, дигәннәр.

"Албасты" сүзе "алга баскан" сүзтесмәсеннән килеп чыккан. Борнгы мифлар буенча, албасты төнлә килеп, кешенең өстенә ятып баса, аның тын алуын кыенлаштыра,бу вакыт кеше яман төш күрә. Албастының борыны юк -бу кеше тын ала алсын өчен.

Бу вакытта кешенең пульсы әкренәя, тәнен ниндер куркыныч авырлык баса. Галимнәр бүген бу күренешне аңлата алмый.

Каюм Насыйри, албасты басу күренешен, кешенең кан басымы уйнавы белән аңлаткан.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар мифлары.