Абзар иясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абзар иясе latin yazuında])

Абзар иясе — ишек алдында, йә ат абзарында торучы татар мифлары каһарманы.

Мифлар буенча, йорттагы терлекләрне баш-күз итә. Ул кай чагында кеше кыяфәтендә, кай чагында бер-бер терлек сурәтендә кешегә дә күренә. Аны ерактан гына, төнлә генә күреп була.

Йорт анасы терлекне генә карый, бигрәк тә ул ат­ларны ярата. Сөйгән атының ялын тарый, читтән аңа җим алып килә, кай атларны ул бер дә яратмый, яратмаган атын төн буе борчый, җөдәтеп бетерә. Төн буе аңа атланып йөри, аның алдындагы җимне алып китеп, үзе сөйгән ат алдына илтеп сала. Йорт анасы сөйми торган атлар арыкланып, боегып бетәләр, бик өшәнәләр.

Ышанулар буенча, Абзар иясенең күңелен калдырырга бер дә ярамый. Ара-тирә генә бул­са да аның күңелен таба торырга кирәк. Аның кәефен бер бозсаң ул бөтен йорттагы терлекләрне үтереп бетерә икән. Йорт анасы ат тагарагын пыч­ратканны барыннан да бигрәк яратмый икән. Йорт анасы бер борчылып китсә, аны ипкә китерү өчен аның атын атап бутка пешерергә кирәк, ди.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]