Зөбәрҗәт Янбирдина
Зөбәрҗәт Янбирдина | |
---|---|
Туган | 18 сентябрь 1945 Башкорт АССРның Куергазы районы Кунакбай авылы |
Үлгән | 9 май 2009 (63 яшь) Стәрлетамак, Башкортстан, Россия |
Һөнәре | шагыйрә |
Бүләк һәм премияләре | Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2006), Хәким Гыйләҗев исемендәге бүләк лауреаты (2001, 2006). |
Янбирдина Зөбәрҗәт Нәби кызы (18 сентябрь 1945 ел — 9 май 2009 ел) — шагыйрә, 1990 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2006). Хәким Гыйләҗев исемендәге премия лауреаты (2001).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зөбәрҗәт Нәби кызы Янбирдина 1945 елның 18 сентябрендә Башкорт АССРның Куергазы районы Кунакбай авылында туган.
- 1973 елдан алып Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районының төрле предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә эшли.
- 1992-1994 һәм 2000-2009 елларда Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең Стәрлетамак язучылар оешмасында әдәби консультант.
- 1996-2000 елларда Башкортстан Язучылар берлегенең «Шишмә» Күмертау язучылар оешмасының җаваплы секретаре.
- 2009 елда Стәрлетамакта вафат була.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Зөбәрҗәт Янбирдинаның «Йөзек кашы» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1978 елда чыга. Аның иҗатына тирән хис-тойгылар, тел байлыгы, образлылык хас. «Күк муенса» (1991), «Ил анасы» (1995), «Сандал» (2001), «Дага чыңы» (2005) һәм башка шигъри җыентыкларына кергән әсәрләренең төп темасы — туган халкының язмышы, тормышта кешенең үз урыны, хатын-кыз бәхете.
Язылып бетмәгән «Көсәпәй» романы (1 нче һәм 2-нче бүлекләре )1977 һәм 2001 елларда «Агыйдел» журналында басылып чыга.
Зөбәрҗәт Янбирдина башкорт балалар шигърияте өлкәсендә дә иҗат итә. Балалар өчен язылган «Колын» (1992), «Айбулат — имәнем» (1994) китаплары авторы. Әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән. Шигырьләре көйгә салынган.
Мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2006).
- Хәким Гыйләжев исемендәге бүләк лауреаты (2001, 2006).
Әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Дага чыңы: шигырьләр. — Уфа, 2005.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Янбирдинә Зөбәржәт Нәби ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Башкортстан энциклопедиясе.
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)