Иван Джанаев
Иван Джанаев | |
---|---|
Туган | 2 ноябрь 1898 Синдзисар[d], Россия империясе |
Үлгән | 3 май 1947 (48 яшь) Владикавказ, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Һөнәре | язучы, шагыйрь |
Иван Василий улы Джанаев (псевдонимы Нигер; 2 октябрь 1898 ел, Синдзисар, Нарск өлкәсе, Терек өлкәсе - 3 май 1947, Орджоникидзе, СССР ) - осетин совет шагыйре, әдәбият белгече, публицист һәм тәрҗемәче.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иван Джанаевның әтисе балаларга белем бирергә омтыла.
1909 елда Иван Жанаев Нарск мәхәллә мәктәбен тәмамлый, аннары Владикавказ дини мәктәбендә укый .
1913 елда ул Ардон теология семинариясенә керә.
Иллюстрацияләнгән кулъязма "Фидиуаг" ("Глашатай") журналын бастыруда катнаша, ул әле дә Көньяк Осетия Республикасында осетин телендә басылып чыга. Бу журналдагы кискен журналистик мәкаләләре астында ул Нигер дип имза куя. Бу псевдоним аның өчен гомерлеккә кала
1917 елда ул Сарытау университетының тарих һәм филология факультетына укырга керә.
Бер ел укыганнан соң, 1918 елның җәендә ул Синдзисарга ял итәргә кайта. Гражданнар сугышы башлана. Ул Сарытауга кире кайтмый.
9 елдан соң, 1927 елда, ул Төньяк Осетия дәүләт педагогия институтының әдәбият бүлегенә укырга керә, аны 1930 елда тәмамлый. Аннары ул Төньяк Осетия фәнни тикшеренүләр институтының аспирантурасына кабул ителә.
1936 елдан ул Төньяк Осетия тикшеренү институтында осетин әдәбияты тарихы бүлеге мөдире булып эшли.
Ул әдәбият теориясе, борыңгы грек һәм рим әдәбияты, фольклор, осет әдәбияты тарихы буенча лекцияләр укый. Осетиннарның нарт эпосын системалаштыру һәм өйрәнү өчен ул бик зур эш башкарды.
Ул 1947 елның 3 маенда Орджоникидзеда вафат була.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иван Жанаев 1914 елда яза башлый. Ул әсәрләрен, нигездә, осетин телендә язган, Фарсы шагыйрьләрен, Гете, Пушкин, Шевченко, Тургенев, Тючев, А. Церетели, Горький, Лу Синь тәржемәләү белән шөгөльлләнгән. Ул Коста Хетагуров турында (Татари Епхиев белән берлектә) драма һәм балалар өчен әкият "Бедняки сыновья Алдара" яза. Джанаевның студентлары - Осетия әдәбияты горурлыгы, Хазби Калоев һәм Мухарбек Кочисов[1].
Төп әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гыцци — поэма;
У Терека — поэма;
Сын Уахатага удалой Гуйман — поэма;
Симд баделят — поэма
Сатайхан — поэма.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иван Жанаев Осетия чиркәве некрополында күмелгән. Владикавказда урамы аның исемен йөртә.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Большая Советская энциклопедия, в 30 т., 3-е изд., М., 1969—1978, том 17, стр. 559.
- Бибоева И. Г., Казиты М. Р. Джанаев Иван Васильевич // Писатели Осетии: библиографический справочник. — Владикавказ: Ир, 2015. — С. 126—130. — ISBN 978-5-7534-1499-1.
- Ларина В. И. Нигер (Джанаев И. В.) // Их именами названы улицы. — Орджоникидзе: Ир, 1979. — С. 231—233.
- Сатцаев Э. Б. Осетинские писатели. — Владикавказ, 2008. — С. 64—67. — (Моя Осетия). — ISBN 978-5-91139-098-3.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нигер (осетин. сов. поэт) — статья из Большой советской энциклопедии.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Нигер (Джанаев И. В.). Думы Осетии: Стихи и поэмы. — Сов. Россия, 1981. — 192 с.