Иван Заботин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Заботин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иван Заботин
Туган 9 октябрь 1908(1908-10-09)
Питырбур, Русия империясе
Үлгән 17 март 1955(1955-03-17) (46 яшь)
Казан, РСФСҖ, ССҖБ

Иван Заботин (Иван Петр улы Заботин, 9 октябрь 1908(1908-10-09), Питырбур, Русия империясе — 17 март 1955, Казан, РСФСҖ, ССҖБ) — урыс телендә иҗат иткән язучы. «Безнең балалар бакчасы» (рус. «Наш детский сад», 1952), «Тиздән мәктәпкә» (рус. «Скоро в школу», 1958) хикәяләр җыентыклары, «Лобачевский» романы (1956) авторы. Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Мирсәй Әмир әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә иткән. Казан ШБКның карары белән 1955 елда Казанның Грабарский бистәсендәге бер урамга Заботин исеме бирелгән.