Иван Петров (1893)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Петров (1893) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иван Петров
Туган 14 декабрь 1893(1893-12-14)
Үлгән 10 май 1938(1938-05-10) (44 яшь)

Иван Петров (14 декабрь 1893(18931214), Түбән Шеңшә, Чар өязе, Казан губернасы, Рәсәй империясе[1]10 май 1938, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — мари совет дәүләт эшлеклесе.

Укытучы (1911-1914), Балтыйк флоты матросы (1914-1917), укытучы, Краснококшайск өяз халык мәгарифе бүлеге мөдире, Краснококшайск өяз шурасы башкарма комитеты рәисе урынбасары (1917-1919), РК(б)Ф Краснококшайск өяз комитеты сәркәтибе (1919), Полтава губернасында фирка эшендә (1920), Мари мохтар өлкәсе инкыйлаб комитеты рәисе (1921), РК(б)Ф Мари өлкә бюросы рәисе (1921), Мари мохтар өлкәсе өлкә шурасы башкарма комитеты рәисе (1921-1923), РК(б)Ф ҮК карамагында (1923), Вологда губерна шурасы башкарма комитеты рәисе урынбасары (1923), БҮБК президиумында Мари мохтар өлкәсе вәкиле (1925-1927), Мари өлкә җирле хуҗалык бүлеге мөдире (1927-1928), Мари өлкә эшче-керәстиян инспекциясе башлыгы (1928), Мари мохтар өлкәсе өлкә шурасы башкарма комитеты рәисе (1928-1929), Нижгар (Горьки) край шурасы башкарма комитеты рәисе урынбасары (1929-1934), Мари мохтар өлкәсе өлкә шурасы башкарма комитеты рәисе (1934-1937), кулга алынган (1937), атып үтерелгән (1938).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]