Игорь Жарков
Игорь Жарков | |
---|---|
Туган телдә исем | Игорь Жарков |
Туган | 1910 Мәсәгут, Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1974 СССР |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Гыйльми дәрәҗә: | биология фәннәре докторы[d] |
Игорь Жарков (Игорь Василий улы Жарков, 1910, Мәсәгут, Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 1974, СССР) — зоолог, биология фәннәре докторы (1968), профессор (1970). Идел-Чулман төбәк промысел биология стансасында (1934-1936), Кавказ (1936-1941, 1946-1949), Куйбышев (1949-1951, фән бүлеге мөдире), Воронеж (1953-1969, 1955 елдан директор урынбасары) тыюлыкларында эшләгән. 1969-1974 елларда Һомел унивеситетында зоология кафедрасы мөдире. Зоология, аучылык белеме, тыюлык эше буенча фәнни хезмәтләр авторы.