Илдар Жандарёв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Жандарёв latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Илдар Жандарёв
И.В.Жандарёв.jpg
Туган телдә исем Илдар Вилһелм улы Жандарёв
Туган 3 гыйнвар 1966(1966-01-03) (53 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт төзелеш университеты
Һөнәре TV алып баручысы, режиссер
Җефет Анна
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТЭФИ премиясе ТЭФИ премиясе

Илдар Жандарёв, Илдар Вилһелм улы Жандарёв (1966 елның 3 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — РФ телевидение режиссеры һәм алып баручысы. РФ кинематографистлар берлеге һәм РФ телевидениесе академиясе әгъзасы. «Иң яхшы интервью алучы» номинациясендә ТЭФИ премиясе лауреаты (2009)[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елның 3 гыйнварында Мәскәүдә татар гаиләсендә туган. «Мөһәндис» белгечлеге буенча В. В. Куйбышев исемендәге Мәскәү инженер-төзелеш институтын (1993 елдан Мәскәү дәүләт төзелеш университеты) тәмамлаган (1989).

19891991 елларда алган белгечлеге буенча эшли. Аннары тележурналистикага күчә.

Тележурналистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елдан Борис Берман (ru) белән бергә телевидениедә күп төрле тапшырулар һәм ток-шоулар иҗат итә.

1991 елда Россия-1 каналының «К-2» студиясендә «Кызыл юл» (рус. Абзац), «Сюжет», «Диафрагманы үбү» (рус. Поцелуй в диафрагму) һәм «Сериаллар бүлеге» (рус. Сериальный отдел) тапшыруларын әзерләп, алып бара.

1999 елда НТВ каналына күчеп, «Кызыклы кино» (рус. Интересное кино) фильмнар циклын әзерли.

2001 елның апрелендә ТВ-6 каналына күчеп, «Кызыклы кино» һәм «Беркетмәсез» (рус. Без протокола) программаларын алып бара.

2003 елдан Беренче каналда эшли, башта «Кызыклы кино» программасын, 20042014 елларда «Кызыклы кино» Берлинда» тапшыруын әзерләп, алып бара. 20042013 елларда Мәскәү халыкара кинофестивалендә (ru) ачылу һәм ябылу тантаналарын алып баручы була.

2006 елдан, Борис Берман белән берлектә, театр, кино, шоу-бизнес йолдызлары катнашында «Төнгә каршы» (рус. На ночь глядя) проектының[2] автордашы. 2007 елдан «Красный квадрат» телекомпаниясенең «Кишер-сары» һәм «Кызыл» студияләре әзерләүче тапшыруда Григорий Лепс, Наталья Негода, Тина Канделаки, Виктор Сухоруков, Александр Балуев, Никита Михалков, Михаил Турецкий, Максим Дунаевский, Сергей Шнуров, Андрей Кончаловский, Николай Цискаридзе, Елена Ваенга, Дима Билан һ. б. билгеле шәхесләр катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 — «Иң яхшы интервью алучы» номинациясендә ТЭФИ премиясе.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ТЭФИ-2009. Русская служба BBC, 27.09.2009
  2. На ночь глядя