Илдар Зәбиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Зәбиров latin yazuında])
Илдар Зәбиров
Файл:И.Зәбиров.jpg
Туган телдә исем Илдар Үзбәк улы Зәбиров
Туган 12 гыйнвар 1956(1956-01-12) (68 яшь)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Стәрлетамак
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре нефтьче, дәүләт хезмәткәре
Бүләк һәм премияләре «Россия һөнәрмәнде» ордены

Илдар Зәбиров, Илдар Үзбәк улы Зәбиров (1956 елның 12 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Стәрлетамак) — дәүләт эшлеклесе. БР президентының (2015 елдан БР башлыгының) администрациясе дәүләт гражданлык хезмәте һәм кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы (2012 елдан). Социология фәннәре кандидаты (2009).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 12 гыйнварында БАССР Стәрлетамак шәһәрендә туган. Уфа дәүләт нефть институтын (хәзер Уфа дәүләт нефть техник университеты) тәмамлаган. Уфа дәүләт университетында «Сәнәгать оешмаларында җитәкчеләрнең карьера мобильлеге факторлары» темасына социология фәннәре кандидатлыгына диссертация (2009) яклаган.[1]

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1978-1982 КПССның ХХ съезды исемендәге Уфа НПЗда: слесарь, ВЛКСМ комитеты сәркатибе.
  • 1982-1986 БАССР химия һәм нефть химиясе сәнәгате тармак һөнәри берлеге, һөнәри берлекләрнең БАССР өлкә комитеты инструкторы.
  • 1986-1987 «Башкортстан автоюллары» оешмасы башлык урынбасары.
  • 1987-1998 БАССР (БР) министрлар кабинетында: министлар шурасы рәисенең беренче урынбасары ярдәмчесе, ТЭК үсеше бүлеге әйдәүче белгече, баш белгече.
  • 1998-1999 Д.А. Черняев исемендәге «Урал-Себер магистраль нефть үткәргечләре» ААҖ генераль директоры урынбасары.
  • 1999-2001 БР министрлар кабинеты эшләр идарәсе башлыгы.
  • 2001-2012 «Башкортстан икенчел чималы» ААҖ башлыгы.[2]
  • 2012- 201? БР президенты (2015 БР башлыгы) администрациясе дәүләт гражданлык хезмәте һәм кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]