Ингеборга Норвежская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ингеборга Норвежская latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ингеборга Норвежская
Ingiburga of Sweden (daughter of Hacon) bust 2009 Linköping (2) crop.jpg
Туган 1301[1][2][3][…]
Норвегия
Үлгән 17 июнь 1361[1]
Ватандашлыгы Норвегия
Һөнәре сәясәтче
Җефет Эрик Магнуссон[d], Кнуд Порс[d] һәм Кнуд Порс[d]
Балалар Магнус Эрикссон[d] һәм Евфимия Шведская[d]
Ата-ана
Кардәшләр Агнес Хаконардоттир[d]

Ингеборга Норвежская (швед. Ingeborg Håkansdotter, норв. Ingebjørg Håkonsdatter; 1301 — 17 июнь 1361) — Норвегия принцессасы, тормышта — швед герцогинясы. Хакон V Норвежский кызы. 1319—1327 елларда Норвегия регенты советында тора һәм Норвегия һәм Швеция короле улы Магнус Эриксонның балачагында 1319—1326 елларда Швеция регенты советында тора. 1318—1319 елларда Швециянең де-факто хакимәсе[4], 1319—1326 елларда Швеция тарихында беренче де-юре регент-хатын-кыз була[5].

Герцогиня Ингеборга мөһере

Ингеборга Хакон V Норвегия короленең Евфимия Рюгенская белән никахтан бердәнбер хәләл кызы була. Балачакта ул Швеция короле Биргер Беренченең улы һәм варисы Магнус Биргер белән никахлашкан була. Озакламый ярәшү сәяси сәбәпләр аркасында өзелә, ә 1305 елда ул Седерманланд герцогы, король Биргерның кече энесе һәм аның элеккеге кияү егетенең агасы Эрик белән никахлаша. 1312 елда Ингеборга һәм Эрик рәсми рәвештә өйләнешәләр.

Ул бик яшь була, әммә беренче иреннән 1316 һәм 1317 елда, ире, герцог Эрик 1318 елда чаклы үтерелгәнгә кадәр ике бала табып өлгерә. Аның улы Магнус Эрикссон өч яшендә Норвегия короле дип игълан ителә, ә идарә итү йүгәне Ингеборгага тапшырыла. Ун җиде яшендә Ингеборга Норвегияда үзенең улының регенты булып китә.

Озакламый швед дворянлыгы Биргерны төшергәннән соң Швеция короле итеп яшь король Магнустны куя, ә Ингеборга Швециянең номиналь регенты була һәм Швеция хөкүмәтендә урын һәм тавыш ала. Аның титулы: «Ингеборга, Хакон кызы, алланың рәхмәте белән, Швеция корольлеге герцогинясы» кебек яңгырый. Ләкин чын власть нигездә швед короллегенең ике югары офицерында була. Герцогиня Ингеборга резиденциясе һәм сарае Варбергта урнаша.

1327 елда Ингеборга икенче тапкыр үзенең сөяре Кнуд Порча, король даирәсеннән булмаган дворянга кияүгә чыга (1330 елда үлә). Ул вакытта Кнудка Халлад герцогы булырга һәм Ингеборга мирас имениеләренә ия булырга рөхсәт итәләр, аның бу никахы сәбәбе буенча шведлар, шулай ук норвегиялеләр Ингеборга бу корольлекнең хөкүмәтләрендә үз власын кулланырга мөмкинлек бирми. Үз һәм Кнуд кулына идараны алу максаты белән оештырылган заговор фаш ителгәннән соң, ул Норвегиядә (1321 елда) һәм Швецияда (1323 елда) үз власын һәм регент вазифасын югалта. Шуңа карамастан, ул Швециянең номиналь регенты булып кала һәм 1326 елга кадәр советта үз урынын саклап алып кала һәм парламентта үз урыны була.

1329 елда ире Эстониянең герцогы булып тәгаенләнә, әммә Ингеборга 1330 елда тол кала. Аның кече уллары Халландның герцоглары була. 1332 елда аның олуг улы балигъ була, һәм Ингеборга Сконе өстеннән (вакытлыча) швед идарәсен тәэмин итә. 1350 елда ул Халлад герцогиняның булып, кече улларынан дәрәҗә һәм урын мирас итеп алып кала.

Ингеборга 1366 елда 65 яшендә вафат була.

Гаиләсе һәм балалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1 нче ире — Эрик Магнуссен, Седерманланд герцогы

  • Магнус Эрикссон, Норвегия һәм Швеция короле (1316—1374)
  • Евфимия Шведская, Мекленбург герцогинясы (1317—1370 еллар тирәсе)

2 нче ире — Кнуд Порс, Эстония һәм Халлад герцогы

  • Хакон, Халлад герцогы (1350 й. мәрхүм)
  • Кнуд, Халлад герцогы (1350 й. мәрхүм)
  • Бригитта, Джон Хаторссонда кияүдә, балалары булган[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Den svenska historien. Medeltid 1319-1520 (Stockholm:Bonniers 1966), s. 14-18
  • Nordberg, Michael. I kung Magnus tid. — Калып:Нп3, 1995. — ISBN 91-1-952122-7.
  • Jerker Rosén : Den svenska historien 2. Medeltiden 1319-1520 (1966)
  • Nationalencyklopedin, Bokförlaget Bra Böcker AB, Höganäs (1992)