Иске йолалык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Искейолалык битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гайсә Мәсих борынгы иконасы, VI гасыр (Синай), иске йолалыклылар икебармаклык йоласының бер дәлиле

Иске йолалык яки Борынгы православие, Иске тәртип православиесе1650-1660 елларда патриарх Никон һәм патша Алексей Михаил улы үткәргән чиркәү реформасын кабул итмәгән урыс православие чиркәвенең дини оешмалар җыелмасы.

Казан иске йолалык Покрау чиркәве

Никон үткәргән чиркәү реформасы урыс Чиркәве, юнан Чиркәве, ә беренче чиратта Константинополь Чиркәве дини тартибен бердәйләштерү максатыннан ясалган булган.

Дини реформа урыс Чиркәвен аера. 1905 елның 17 апреленә кадәр Рәсәй империясендә иске йолалык тарафдарлары "таркатучылар" (раскольниклар) дип йөртелә.

1971 елда Мәскәү патриархаты үз карашын иске йолалык тарафдарларына карата йомшарта һәм аларга каршы ләгънәтләрне (анафемалар) юкка чыгара.

Ләгънәтләрне юкка чыгару Урыс Православие Чиркәве һәм Иске Йолалык Православие Чиркәве арасындагы евхаристик аралашуны торгызмаган. Иске йолалык тарафдарлары тик үзен тулы мәгънәдәге православилеләр булып саныйлар, ә Мәскәү патриархатындагы Урыс Чиркәвенә "читләтеп чиркәү" буларак карыйлар.

Иске йолалык бер агымы - попчычар (поповцы) Мәскәү патриархатындагы Урыс Чиркәвен "икенче дәрәҗәдәге еретик" дип саный, попсызчылар (безпоповцы) Мәскәү патриархатындагы Урыс Чиркәвен "беренче дәрәҗәдәге еретик" дип саный (иске йолалыкка керү өчен яңадан чукындыру кирәк).

Рәсәйнең иң зур иске йолалык берләшмәсе - Урыс православие иске йолалык чиркәве, ул попчылар агымына карый.

Төп агымнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Попчылар
  • Попсызчылар
  • Диндәшлеклеләр

Казан шәһәрендә Иске йолалык төп чиркәве - 1909 елда ачылган Казан Покрау чиркәве, аның гамәлдәге епискобы — Евфимий (Дубинов).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1682 елда Никон яклы епископлар Мәскәү Җыенынан соң иске йолалык тарафдарлары эзәрлекләнә башлый, аларга каршы төрле бастыру чаралары, җәзалау ысуллары да кулланыла.

Күп иске йолалыклылар Себергә, Төньяк Русиягә (Соловки) качарга мәҗбүр була, күп кеше үтерелә, Никон яклы тарафдарларына бирешмәс өчен үз-үзен яндыра, ләкин чигенми.

Борынгы православие тарафдарлыннан күп күренекле шәхесләр, аеруча күп сәүдәгәрләр чыкканнар:

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]