Мәчәләй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәчәләй latin yazuında])
(Иске Мәчәләй битеннән юнәлтелде)
Мәчәләй
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Сельское поселение Мочалеевка[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Сельское поселение Мочалеевка[d][1]
Почта индексы 446464
Карта

Иске МәчәләйСамар өлкәсендәге татар авылы. Ырынбур өлкәсе белән чиктәш Похвистнево районына карый. Олы Кенәле кушылдыгы Шарла елгасы буенда урнашкан.

Мәчәләй авылын 1850 елда Пенза губернасының 9 татар авылыннан күченеп килүчеләр нигезли. Ул авыллар: Иске Ил, Мачали, Шалдавыч, Лакау, Таракан (Аккүл-Тараклы) һ.б.[2]

1934 елда мәчетне ябып китәләр. Иске Мәчәләй авылыннан Ватан сугышына 370 ир-егет китә. Шуларның 167се яу кырларында ятып кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 120 авылдаш орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. 1957 елда мәчетне яңадан ачарга дигән үтенечкә тискәре җавап алына.

Авыл бик иркен урнашкан. Авылның бер башыннан икенчесенә 3 чакрымлап булыр. 540 йортта 1348 кеше яши. Авылда 4 мәчет, мәдәният йорты, 9-еллык мәктәп бар.

Авыл зур булса да, производстволар беркайчан булмады. 1990 еларга кадәр авыл халкы 5 автобуска төялеп, Подбельски кошчылык фабиркасына эшкә йөри. Ул ябылгач, авыл халкы суган белән чөгендер үстерергә керешә. Әле күпләр парник тота. 2010 елда базарда аларга бәя төшкәч, туктадылар.

Әле халыкка эшне Ринат Искәндәровның көнбагыш чистарту хуҗалыгы бирә. Ул шулай ук 1900 га пай җирне эшкәртә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәдәни Җомга гәзите. 26.10.2012. М. Галиуллина. Самараның татар салалары.

Калып:Самар өлкәсе татар авыллары