Исмәгыйль Бикмөхәммәт углы
Исмәгыйль Бикмөхәммәт углы, Исмәгыйль ага | |
---|---|
Туган | 1710 нчы еллар Сәгыйть бистәсе |
Үлгән | 1801 Сәгыйть бистәсе |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Һөнәре | сәүдәгәр |
Исмәгыйль Бикмөхәммәт углы (Исмәгыйль ага) – XVIII гасырда яшәгән татар сәүдәгәре, сәяхәтче, мәгълүм сәяхәтнамә автоpы. Һиндстанга Рәсәй хөкүмәтенең илчелеге составында бара һәм шул чактагы күзәтүләрен үзенең юлъязмаларына терки. Анда төрле илләр һәм халыклар турында мәгълүмат бирелә, сугыш күренешләре сурәтләнә. «Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе» кадерле тарихи чыганак та.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1751 елда Каргалыдан Бохарага атап сәүдә кәрваны кузгала. Исмәгыйль Бикмөхәммәтов, аның юлдашлары Надир, Якуб, Габдрахман һәм «юл ялчысы» өчен озак елларга сузылган сәфәр башлана. Күп газаплар кичерә алар, һәм берсенә генә — Исмәгыйльнең үзенә — утыз дүрт елдан соң туган туфракка кайтып егылу насыйп була.
Аның юлы Үргәнеч – Бохара – Андхой – Кандаһар – Бәсрә – Сурат – Хәйдарабад – Бенарес – Дәһли – Мәккә – Мәдинә – Димәшк – Кодс – Истанбул аша уза.
Сәяхәтче алып барган юлъязмаларны атаклы галим Ризаэддин Фәхретдиннең әтисе XIX гасыр азагында үз заманы кешеләре аңларлык итеп шәрехләп күчергән. 1903 елда Ризаэддин Фәхретдин «Исмәгыйль сәяхәте» дигән китапны үз мөхәррирлегендә чыгара. Әмма төп нөсхә-юлъязмалар, соңрак татар галимнәре махсус экспедиция оештырып эзләсәләр дә, табылмый.