Ризаэддин Фәхреддин
Ризаэтдин Фәхретдин | |
---|---|
Туган телдә исем | رضاء الدين بن فخر الدين |
Туган | 16 гыйнвар 1859 Кичүчат, Бөгелмә өязе, Самар губернасы |
Үлгән | 12 апрель 1936 (77 яшь) Уфа |
Күмү урыны | Уфа мөселман зираты |
Яшәгән урын | Пролетар урамы[d], Ырынбур[1] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Мәдрәсә |
Һөнәре | галим, язучы-документалист, журналист |
Эш бирүче | Хөсәения мәдрәсәсе |
Балалар | Габдерахман Фәхретдинев һәм Габделәхәт Фәхреддинов |
Ата-ана |
|
Ризаэтдин Фәхретдин (16 гыйнвар 1859 ел, Кичүчат, Самар губернасы – 12 апрель 1936 ел, Уфа) – иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бала чагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 16 гыйнварында (иске стиль белән 4 гыйнварында) Самар губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхреддин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэддин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэддин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. 1889 елның язына хәтле ул Чыршылы мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.
Казан
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ризаэтдин Фәхретдин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе – указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга.
Санкт-Петербург
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1888 елның җәендә Санкт-Петербургга барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам фәлсәфәчесе Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэтдин Фәхретдингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Шиһабетдин Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.
Илбәк авылы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1889-1891 елларда Ризаэтдин Фәхретдин Бөгелмә өязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган.
Уфа, казыйлык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә) беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Ризаэтдин Фәхретдиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.
Уфага килгәнче Ризаэтдин Фәхретдиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.
Ырынбур, «Шура» журналы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ырынбур шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре – бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Ырынбур шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра.
Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар. «Шура» («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэтдин Фәхретдин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле Ризаэтдин Фәхретдин «Шура»ны, мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне – әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф, дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да – баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан.
Совет чоры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек вазыйфаларын башкара. 1923 елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.
Совет хакимлеге елларында Р.Фәхреддин, авыр дини вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы – аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.
Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.
Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле Ризаэтдин Фәхретдиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торган. Фәкать 1960нчы елларның ахырларында гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.
Ризаэтдин Фәхретдиннең басылып чыккан хезмәтләре һәм әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Ризаэтдин Фәхретдиннең библиографиясе
Ризаэддин Фәхретдин йөзләгән хезмәтнең авторы. «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Ризаэтдин Фәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Шулай ук «Шура» журналында аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны — Нурҗәмал, Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Зәй районы) Чыбыклы авылы ахуны Төхфәтулла улы Габденнасыйр кызы. Балалары: олы улы — Габдерахман (1887—1936), икенче улы — Габделәхәт (1889—1938), өченче улы — Габдерәшит (1892—1953), олы кызы Зәйнәп (1893—1985), дүртенче улы — Сәгыйть (1900—1944), кече кызы Әсма (Шәрәф, 1906—1993)[2][3].
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1991 елда ачылган Әлмәт шәһәренең 1нче гимназиясенә Ризаэддин Фәхреддин исеме бирелгән[4].
- 1995 елның 25 маенда Әлмәт районының Кичүчат авылында, галимнең туган нигезендә мемориаль музее ачыла.
- 2002 елда Әлмәт үзәк мәчетенә Р. Фәхреддин исеме бирелгән. Мәчет каршында 1998 елда ачылган Әлмәт ислам мәдрәсәсе шулай ук Р. Фәхреддин исемен йөртә [5][6].
- 2005 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе турында» 329нчы номерлы карары белән Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе булдырылган.
- 2009 елның 22 маенда тууына 150 ел тулу уңаеннан Лениногорск районы Түбән Чыршылы (элекке Чәшеле) авылында Ризаэддин Фәхреддингә багышланган стела ачылган.[7]
- 2022 елның 26 маенда Уфа мөселман зиратында күренекле мәгърифәтче, дин эшлеклесе истәлегенә мемориаль комплекс ачылган. Тантанада ҮДН рәисе югары (баш) мөфти шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һ. б. хәзрәтләр катнашкан [8]. Мемориль комплексны ачу вакыйгасы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү кысаларына туры китереп оештырылган [9].
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Галимҗан Шәрәф (кияү)
- Габдрахман Фәхретдинов (өлкән улы)
- Габделәхәт Фәхреддинов (икенче баласы)
- Габдерәшит Фәхреддинов (өченче баласы)
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәрданов Р. Ф. Ризаэтдин Фәхретдин: Библиографик күрсәткеч.-Казан: Милли китап, 2003.-30-35 б.б.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://kitap.net.ru/riza2.php
- ↑ Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер = Ризаэддин Фахреддин: Жизнь длиною в вечность (төзүче-авторлар Д. Г. Гыймранова, Л. И. Гобәйдуллин, Р. Х. Миңнуллин). Казан: Рухият, 2014. ISBN 978-5-89706-165-5
- ↑ Роднов М. И. Семья Р. Фахретдинова по материалам земской переписи 1900—1901 гг. // Проблемы башкирской, татарской культуры и наследие Ризы Фахретдинова: Материалы межрегионального симпозиума (13 мая 2005 г.). Уфа: ООО «Принт+», 2006. С. 15 — 20.(рус.)
- ↑ Гимназия №1 им.Р. Фахретдина. О гимназии(үле сылтама)
- ↑ Альметьевское исламское медресе имени Ризаэддина Фахреддина. Основные сведения
- ↑ Риза Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе укырга чакыра. Татар-информ, 20.07.2022
- ↑ Ризаэддин Фәхреддингә стела (Түбән Чыршылы). mirasybys.ucoz.ru, 22.06.2009
- ↑ Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Татар-информ, 26.05.2022
- ↑ Мөфти Камил хәзрәт Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылышында катнашты. 2022 елның 26 июнь көнендә архивланган. _Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте, 26.05.2022