Ишем бүлгесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ишем бүлгесе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ишем бүлгесе
рус. Ишимский округ
Ил

ССРБ

Статус

Округ

Регион

Урал өлкәсе

Административ үзәк

Ишем

Нигезләү датасы

ноябрь 1923

Юкка чыгару датасы

30 июль 1930

Халык саны (1926)

440 941 кеше

Мәйдан

46240 км²

Ишем бүлгесе харитада

Ишем бүлгесе (рус. Ишимский округ) — Урал өлкәсе составындагы административ-территориаль берәмлек. 1923—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Ишем шәһәрендә урнашкан булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишем бүлгесе 1923 елның ноябрендә төзелә. Бүлге тәркибенә элекке Тубыл губернасының Ишем өязе (89% өлеше), Тара өязе (4% өлеше) һәм Тубыл өязе (1% өлеше) җирләре кертелгән.[1]

1930 елның 30 июлендә Ишем бүлгесе, ССРБ бүлгеләрнең күпчелеге кебек үк, юкка чыгарылган; аның районнары Урал өлкәсенең туры буйсынуына күчерелгән.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишем бүлгесе 14 районга бүленгән була (1926):

  1. Абат районы
  2. Армизон районы
  3. Аромаш районы
  4. Бердюжье районы
  5. Олы Сорокино районы
  6. Викулово районы
  7. Голышманово районы
  8. Жиляково районы
  9. Ильинское районы
  10. Лариха районы
  11. Петухово районы
  12. Сладковское районы
  13. Усть-Ламенск районы
  14. Чистоозёрное районы

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елда Ишем бүлгесенең халык саны 440941 кешене тәшкил иткән, шул исәптә урыслар — 94,7%; украиннар — 2,4%.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]