Йоһанн Бодмер
| Ватандашлык |
Германия |
|---|---|
| Туу датасы | 19 июль 1698[1][2] |
| Туу урыны | Грайфензее[d], Устер[d], Цюрих кантоны[d], Швейцария[2] |
| Үлем датасы | 2 гыйнвар 1783[3][2][4][…] (84 яшь) |
| Үлем урыны | Шёненберг[d], Цюрих кантоны[d], Швейцария |
| Язма әсәрләр теле | алман теле |
| Место происхождения (Швейцария) | Сүрих[5] |
| Һөнәр төре | шагыйрь, тарихчы, тәрҗемәче, журналист, язучы, әдәби тәнкыйтьче |
| Эш урыны | Сүрих үнивирситите |
| Активлык урыны | Сүрих[6] |
| Архивлары саклана | Zentralbibliothek Zürich[d][7] |
| Биеклек / буй | 163 сантиметр |
| Досье в | Швейцарский архив исполнительских искусств[d][8] |

Йоһа́нн Я́коб Бо́дмер (алман. Johann Jakob Bodmer, 19 июль 1698, Грейфензее, Цюрих эргәсендә — 2 гыйнвар 1783, Цюрих) — швейцар язучысы, филолог, әдәби тәнкыйтче.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Йоһанн Якоб Бодмер 1968 елның 19 июлендә Цюрих шәһәре янындагы Грейфензее авылында, пастор гаиләсендә туган.Башта дин белгечлегенә өйрәнә, аннары үзен әдәбият һәм тарихка багышлый[9]
1721 елда И.Брейтингер белән бергә "Дискурс дер малерн" (алман. Discourse der Malern) журналына нигез салган, анда әдәбият мәсьәләләре яктыртылып торган. И. К. Готшед белән фәнни бәхәстә, сәнгатьнең асылы турында рационалистик күзаллаулар чикләреннән чыга, халык шигъриятендә хис һәм карашның мөһим ролен бәяли.
1725 елда ул Цюрих гимназиясендә укыта, тарих һәм сәясәт профессоры була.
1737 елда Зур совет әгъзасы була һәм барлык җәмәгать эшләрендә бирелеп катнаша, тик хатыны һәм балалары вафатыннан соң[9] үз имениесенә китә.
Һомерны, инглиз шагыйре, сәясәт эшлеклесе Джон Мильтон тәрҗемә итә, инглиз әдәбиятын пропагандалый, миннезингерла [10] әсәрләрен, урта гасыр (XII гасыр ахырында — XIII гасыр башында язылган) алман эпик поэмасы Нибелунглар турында җырның өлешләрен нәшер итә. Алман телендәге әдәбиятта булган классицизм белән көрәшә, чөнки бу стиль жанрларның катгый иерархиясен билгеләп, һәр жанрга тәгаен катгый билгеләр куеп языла, аларны катнаштыру рөхсәт ителми.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- 1 2 3 Бодмер, Иоганн-Яков // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. Андреевский — СПб: Брокгауз — Ефрон, 1891.
- ↑ Bodmer, Johann Jakob // Allgemeine Deutsche Biographie — L: 1876.
- ↑ Encyclopædia Britannica
- ↑ verschiedene Autoren Historische Lexikon der Schweiz, Dictionnaire historique de la Suisse, Dizionario storico della Svizzera — Bern: 1998.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #118512315 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ https://zbcollections.ch/home/#/content/37836cc146eb434f8f4a7fac195936e2
- ↑ performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
- 1 2 Бодмер, Йоһанн-Яков // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ Ерохин А. В., Лебедев С. Н. Миннезингеры // Большая российская энциклопедия. Т.20, М., 2012, с.402-403.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бодмер// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 3-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
| И. Я. Бодмер башка проектларда: | |
| Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
- , Йоһанн-Яков // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.